Барлык яңалыклар
Здравоохранение
25 ноябрь 2025, 14:15

Грипптан саклану өчен

Республикада яшәүчеләрнең иммунитетын ныгыту һәм грипп инфекциясеннән нәтиҗәле яклау максатында Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы өстәмә рәвештә вакциналаштыру буенча ачык ишекләр көнен үткәрү турында игълан итте.

Грипптан саклану өчен
Грипптан саклану өчен

 Алар төбәкнең амбулатор-поликлиника учреждениеләрендә 29 ноябрьдә үтәчәк. Вакциналаштыру шимбә көнне 16.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Шулай ук бу көннәрдә хәрәкәт мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның йортларына чыгып вакциналаштыру үткәрү өчен мобиль бригадалар да булдырылачак.
29 ноябрьдә вакциналаштыру буенча “Ачык ишекләр көне” Чакмагыш район дәваханәсендә дә үтә. Прививка эшләтү өчен 8.15 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Гриппны прививка ярдәмендә кисәтү – бу инфекциядән саклануның иң гади, хәвефсез һәм нәтиҗәле ысулы. Ул шушы чирнең авыр очракларын һәм аның катлаулануларын кисәтергә ярдәм итә. Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеге турында хәстәрлек күреп, “Ачык ишекләр көн”ннәрендә прививка ясату мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз һәм ел дәвамында сәламәт булыгыз, дип сезгә мөрәҗәгать итәбез, хөрмәтле райондашлар!

Автор: Рәзилә Арсланова
Читайте нас