-17 °С
Болытлы
Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев якташ студентлар белән районның үсеш перспективалары, кече Ватанда эшләүнең өстенлекләре, яшь белгечләргә ярдәм итү программалары турында аралашты.
Студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
Ел саен район үзәк дәваханәсе коллективы яңа кадрлар белән тулылана. Биредә эшләү өчен бөтен шартлар тудырылган: заманча җиһазлар, пациентларны кабул итү өчен уңайлы кабинетлар, дус коллектив һәм тәҗрибәле остазлар бар.
“Безгә тирән белемле, актив белгечләр кирәк, алар Чакмагыш районының сәламәтлек саклау өлкәсенә үз өлешләрен кертергә тиеш. Диплом алганнан соң сезне туган районыбызда эшкә көтәбез!”, –ди район җитәкчесе.