-17 °С
Болытлы
“Бу автомобильләр безнең мобильлекне сизелерлек яхшыртачак һәм пациентларыбызга медицина ярдәмен тизрәк һәм нәтиҗәлерәк күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Яңа транспорт белән без алдыбызда торган бурычларны тагын да яхшырак үти алырбыз, дип ышанам. Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенә, Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына, шәхсән Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәзиф улы Рәхмәтуллинга безнең үзәк дәваханәсенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез. Бергәләп без медицинаны уңайлырак һәм сыйфатлырак итәбез”, – дип сөенече белән уртаклашкан “Бәйләнештә” социаль челтәрендәге шәхси сәхифәсендә баш табиб Сергей Витальевич Тарасов.