Барлык яңалыклар
Здравоохранение
14 гыйнвар , 15:25

Йөрәк өянәге вакытында сезнең гомерегезне саклап калу өчен 10 гына секунд бар!

Моны һәркем белергә тиеш Йөрәк өянәге вакытында сезнең гомерегезне саклап калу өчен 10 секунд кына бар! һәм менә нәрсә эшләргә кирәк

Йөрәк өянәге вакытында сезнең гомерегезне саклап калу өчен 10 гына секунд бар!
Йөрәк өянәге вакытында сезнең гомерегезне саклап калу өчен 10 гына секунд бар!

 

Сез йөрәк өянәге булган хәлдә ялгыз булсагыз, чит ярдәмнән башка ничек эш итәргә икәнен беләсезме?

Кайбер кешеләр төрле юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарына ярдәм итү өчен махсус курсларда белем ала.

Күпчелек кешеләрдә йөрәк өянәгенең төп симптомнары:

күкрәк авыртуы (башлыча тәннең сул ягында: кулда, калак сөягендә, муенда авырту. Бу вакытта авырту озакка сузыла һәм басым ясаучы, кискеч, сызлаучы һәм кайнар характерда булырга мөмкин.)
- тын кысылу һәм сулыш алу кыенлаша (хәлсезлек барлыкка килә, йөрәк тибеше ешая, тирләү дә булырга мөмкин.)


Сезнең аңыгызны югалтуга 10 секунд кына бар!

Сез менә ничек эшләргә тиеш:
1. Паникага бирелмәгез. Без моның бик авыр икәнен беләбез, әмма тынычлыкны сакларга кирәк. Берничә тапкыр һәм бик акрын йөткерә башлагыз.
2. Һәр йөткерү арасында тирән сулыш алыгыз. Аңлагыз, йөткерү тирән һәм дәвамлы булырга тиеш. Йөткерү өянәге диафрагма хәрәкәтен китереп чыгара.
3. Сулыш алу һәм йөткерү һәр ике секунд саен тәнәфессез кабатланырга тиеш.

Моны табиб ярдәмен алганчы яки йөрәгегез тынычланганчы эшләгез. Тирән сулыш үпкәләргә кислород китерергә ярдәм итә.

Йөткерү йөрәкне кысарга мәҗбүр итә, шуның белән кан әйләнешенә ярдәм итә. Йөрәккә бу басым йөрәк тибешен торгызу һәм тотрыкландыру өчен файдалы. Бу киңәшләрне үтәп, сезнең исән калу өметләрегез бик югары.

Хәтта, әгәр сез 30 яшьтән яшьрәк булсагыз да, бу мәгълүматны игътибарсыз калдырмагыз, чөнки йөрәк өянәгеннән беркем дә иминиятләштерелмәгән.

Кызганычка каршы, стресс һәм заманча җәмгыятьнең начар туклануы белән, йөрәк өянәге теләсә кайсы яшьтә гадәти хәлгә әверелде.

Бу бик мөһим мәгълүмат. Аны дусларыгыз һәм якыннарыгыз белән уртаклашыгыз, һәм сез тормышны саклап калырга ярдәм итәрсез!

Чыганак: Врачебная тайна ВК челтәре

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас