Барлык яңалыклар
Здравоохранение
13 март , 11:15

Замана афәтеннән сак булу өчен

Наркомания – хәзерге заманның иң куркыныч күренешләренең берсе. Көннән-көн күбрәк кешеләр, бигрәк тә яшьләр, бозыклык челтәренә эләгә.

Замана афәтеннән сак булу өчен
Замана афәтеннән сак булу өчен

 Бөтен дөньяда милләтнең сәламәтлеге турыдан-туры бурычларына кергән кешеләр наркоманиянең нинди үлем чире булуын дөньяга тагын бер кат искә төшерү өчен көчләрен берләштерәләр. Яңа Балтач авылында үткән урам акциясендә катнашучыларга наркотиклар куллануның һәлакәтле нәтиҗәләре турында мәгълүмат җиткерелде һәм  сәламәт яшәү рәвеше, спорт белән шөгыльләнүне пропагандалаган  буклетлар таратылды. Тормыш агымсудай бик тиз ага һәм һәр яңа көн безгә ниндидер яңалык,  гадәти булмаган  яңа кичерешләр бүләк итә. Шуны истә тотарга кирәк: гомер бер генә тапкыр бирелә, аны дөрес яшәргә кирәк.

Замана афәтеннән сак булу өчен
Замана афәтеннән сак булу өчен
Замана афәтеннән сак булу өчен
Замана афәтеннән сак булу өчен
Автор: Илсөяр Гайсина
Читайте нас