

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2026 елның 8 апрелендәге 231 номерлы Указы нигезендә фәнни-педагогик эшчәнлектәге һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләүдәге зур казанышлары өчен Мәҗит Әхмәт улы Нартайлаковны Почет ордены белән бүләкләнде. Мәҗит Әхмәт улы Нартайлаков – БДМУның гомуми хирургия, трансплантология һәм нур диагностикасы кафедрасы мөдире, Халыкара хирург-гепатологлар ассоциациясенең мактаулы әгъзасы, Башкортстан Республикасының һәм Русия Федерациясенең атказанган табибы, БР сәламәтлек саклау отличнигы, II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» һәм Салават Юлаев ордены кавалеры, фән һәм техника өлкәсендә БР Дәүләт премиясе лауреаты, профессор. Мәҗит Әхмәт улы – 600 гә якын фәнни хезмәт, 13 монография, 32 патент һәм 51 рационализаторлык уйлап табу таныклыгы авторы. Аның фәнни эшләнмәләре бавыр, үт юллары һәм ашказаны асты бизе авыруларын хирургик дәвалау, ашказаны-эчәк тракты органнары хирургиясе, трансплантология, эренле хирургия, кан тамырлары хирургиясе проблемаларына багышланган. Профессор җитәкчелегендә 8 докторлык һәм 47 кандидатлык диссертациясе якланган. Фәнни казанышларыннан тыш Мәҗит Нартайлаков кеше буларак зур хөрмәткә лаек. Ул олы йөрәкле, кешеләр сәламәтлегенә зур игътибарлы, ярдәмчел, кечелекле һәм кешелекле, чын Табиб! Хөрмәтле табибны лаеклы бүләге белән ихлас күңел котлыйбыз!