

Башкортстан Республикасында авыл халкына медицина ярдәме күрсәтүне яхшырту өчен “Сәламәт республика – сәламәт төбәк" акциясе үткәрелә, аның максаты – социаль әһәмиятле авыруларны иртә ачыклау, йөрәк-кан тамырлары, онкология авыруларын кисәтү. Чакмагыш районы территориясендә "Сәламәтлек поезды" үз эшен 13 июльдән башлаячак, график буенча ул 21 июльгә кадәр дәвам итә: Аблай авылы – 13.07.-14.07.2026. Иске Калмаш авылы – 15.07-16.07.2026 Яңа Коты авылы – 17.07.2026 Яңа Бирде авылы – 20.07.2026 Митро-Әюп авылы – 21.07.2026 Сәламәтлекне бушлай тикшерү һәм фәһемле киңәшләр алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз! Күрсәтелгән көннәрдә «Сәламәтлек поезды»на килегез, үзегез белән паспорт һәм полис алырга онытмагыз.