ИГЕНЧЕ
+17 °С
Облачно

Котлыйбыз!

Район үзәк дәваханәсе табиб-хирургы Айвар Айрат улын Баяновка "Башкортстан Республикасының Атказанган табибы"дигән мактаулы исем бирелде!

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Айвар Айрат улы хаклы рәвештә белемле, бай тәҗрибәле хирург. БДМУны тәмамлагач, ул туган районына әйләнеп кайта һәм менә 17 ел инде сайлаган юлына тугры кала. Югары һөнәри осталвшы, кешеләргә сизгер һәм игътибарлы булуы аркасында ул меңләгән пациентларны савыктырды, хезмәттәшләренең һәм район халкының ихлас хөрмәтен яулады. Бөтен республикадан сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләрен бүген Уфада төрле мәйданчыкларда хөрмәтләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында район үзәк дәваханәсенең тагын ике хезмәткәрен күрү сөендерә. ️Терапия бүлегенең шәфкать туташы Эльвира Зөфәр кызы Мәмлиева "Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау өлкәсендә казанышлары өчен"медале белән бүләкләнде. Тозлвкуш авылы фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Зөһрә Рәис кызы Сарварова Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисе Рәхмәт хатына лаек булды. Чын күңелдән якташларыбызны котлыйбыз. Сезнең көндәлек намуслы хезмәтегез район һәм республиканың сәламәтлек саклау өлкәсенә зур өлеш кертә.Сезгә киләчәктә дә һөнәри уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек телибез!

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!
Котлыйбыз!
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас