ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр

«Батырлык тартмасы» акциясенә кушылып

Гомумрусия мәгариф профсоюзының районыбыз оешмасы «Батырлык тартмасы» Бөтенрусия хәйрия акциясенә кушылды.

«Батырлык тартмасы» акциясенә кушылып«Батырлык тартмасы» акциясенә кушылып
«Батырлык тартмасы» акциясенә кушылып

 Акциянең максаты –медицина учреждениеләрендә дәваланучы балаларга ярдәм күрсәтү. «Батырлык тартмасы»ндагы һәр бүләк – балага елмаю бүләк итәргә, дәваханә  көнкүрешеннән читкә юнәлтергә һәм авыру белән көрәшү өчен көч бирергә сәләтле игътибар һәм кайгырту билгесе. Һәр уенчык, китап яки иҗат җыелмасы – ул бүләк кенә түгел, ә авыр процедуралардан соң кыюлык өчен бүләк һәм өметнең кечкенә нуры. “Акциядә катнашучыларга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең битараф булмавыгыз һәм яхшылык эшләү теләгегез – үсеп килүче буын өчен иң яхшы үрнәк. Бергәләп без дөньяны яхшырак итә алабыз!” – диләр әлеге акциядә катнашучылар.

«Батырлык тартмасы» акциясенә кушылып
«Батырлык тартмасы» акциясенә кушылып
«Батырлык тартмасы» акциясенә кушылып
«Батырлык тартмасы» акциясенә кушылып
«Батырлык тартмасы» акциясенә кушылып
«Батырлык тартмасы» акциясенә кушылып
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас