+17 °С
Облачно


Бу күчмә бригада гына түгел, ә тәгәрмәчле чын диагностика үзәге. Биредә күчмә кардиомодуль, маммограф, мобиль ФАП һәм «Хатын-кыз сәламәтлеге» комплексы бар. Кабул итү алдыннан хезмәткәрләр пациентлар өчен иртәнге физик күнегүләр үткәрделәр. Әлеге поездның хәрәкәт итү графигы: 16 июльдә – Иске Калмаш авылы; 17 июльдә – Яңа Коты авылы; 20 июль – Яңа Бирде авылы; 21 июль – Митрә-Әюп авылы. Шунысы мөһим – алдан язылу таләп ителми. Үзең белән паспорт, ОМС полисы һәм СНИЛС булу мәҗбүри. Урында гына сәламәтлегегезне тикшерү мөмкинлеген кулыгыздан ычкындырмагыз!