ИГЕНЧЕ
+16 °С
Облачно
Здравоохранение
3 Августа , 06:46

“Сәламәтлек поезды” районыбызда эшчәнлеген тәмамлады

21 июльдә  Митрә-Әюп авылында "Дәвамлы һәм актив тормыш" (“Продолжительная и активная жизнь”) милли проекты кысаларындагы  «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясенең  йомгаклау көне булды. Табибларның күчмә мобиль бригадасы безнең районда эшчәнлеген тәмамлады. 13-21 июль көннәрендә  Аблай, Иске Калмаш, Яңа Коты, Яңа Бирде һәм Митрә-Әюп авыллары халкы үз торак пунктыннан читкә чыкмыйча гына комплекслы тикшерү уза һәм тар белгечләрдән консультация ала алды.

“Сәламәтлек поезды”  районыбызда  эшчәнлеген тәмамлады“Сәламәтлек поезды”  районыбызда  эшчәнлеген тәмамлады
“Сәламәтлек поезды” районыбызда эшчәнлеген тәмамлады


 
          21 июльдә  Митрә-Әюп авылында "Дәвамлы һәм актив тормыш" (“Продолжительная и активная жизнь”) милли проекты кысаларындагы  «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясенең  йомгаклау көне булды. Табибларның күчмә мобиль бригадасы безнең районда эшчәнлеген тәмамлады. 13-21 июль көннәрендә  Аблай, Иске Калмаш, Яңа Коты, Яңа Бирде һәм Митрә-Әюп авыллары халкы үз торак пунктыннан читкә чыкмыйча гына комплекслы тикшерү уза һәм тар белгечләрдән консультация ала алды.
         “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” исемле күләмле чара республикабызның барлык районнарын колачлый.  Күркәм традиция буенча табибларны әлеге поезд тукталган авылларда  тантаналы шартларда ихлас каршы алдылар. Әлеге чара авыл халкына урында медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген булдыруга һәм күбрәк кешеләрне диспансерлаштыруга җәлеп итүгә юнәлтелгән. Анда барлык теләүчеләр белгечләрдән консультацияләр ала, медицина тикшерүе уза һәм беренчел ярдәмгә  ия була алалар.
 
         Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров:
         “Былтыргы сезон йомгаклары буенча, табиблар 27 меңгә якын авыру  кешене ачыклаган, шуларның 12 меңгә якынына беренче тапкыр диагноз куелган. 4 меңгә якын пациентка, ягъни кабул итүгә килгәннәрнең һәр сигезенчесендә диярлек, социаль әһәмиятле авыруларга шик бар. Иң хәвефлеләр арасында – шикәр чире (588 кеше), яман шешләр (195 кеше), туберкулез (8 кеше). Безнең бурыч үзгәрешсез кала – һәр торак пунктта, шул исәптән район үзәкләреннән һәм эре шәһәрләрдән еракта яшәүчеләр сыйфатлы медицина ярдәменә өмет итә алсын”.
         “Без бирегә “Сәламәтлек поезды” белән Чакмагыш районы халкының сәламәтлеген тикшерергә һәм медицина ярдәме күрсәтергә  килдек. Максатыбыз – пациентларда йөрәк эшчәнлегенең кимчелекләрне, йөрәк ишемиясе һәм башка  авыруларны ачыклау. Кайвакыт йөрәк эшчәнлеге ритмының катлаулы бозылулары була. Андый вакытларда кайчакта  кичектергесез ярдәм кирәк була, төрле патологияләр дә ачыклана. Барысын да  сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, күбрәк йөрергә, дөрес тукланырга, зарарлы гадәтләрдән ерак торырга чакырам. Тын кысылу, авыртыну, бигрәк тә күкрәк асты авыртуы кебек симтомнар булганда, һичшиксез, яшәү урыны буенча участок терапевтына яки кардиологка мөрәҗәгать итәргә  һәм кардиограмма  төшертергә кирәк. Әгәр авырту түзә алмаслык  һәм төнге вакытта булса, ашыгыч рәвештә табибларны ярдәмгә чакыру мотлак. Барыгызга да сәламәтлек, озын гомер телим”, – диде республика кардиология үзәге     кардиологы Лилиана Марс кызы Карамова.
        
         Авыллар халкы  да “Сәламәтлек поезды”ның килүенә бик шат. Алар әлеге акциянең мөһимлеген ассызыклый һәм табибларга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерә. “Сәламәтлек поезды” өлкән яшьтәгеләр өчен аеруча мөһим әһәмияткә ия. Чөнки аларга район үзәк дәваханәсенә мөстәкыйль рәвештә бару һәрвакыт та җиңел түгел. Монда исә ялыктыргыч чиратларсыз гына маммография, флюорография узарга, төрле анализлар бирергә, кан һәм күз басымын үлчәтергә, ЭКГ үтәргә мөмкин. Шулай ук кардиолог, эндокринолог һәм башка  табиб-белгечләр дә консультацияләр үткәрә һәм сәламәтлекне саклау буенча киңәшләр бирә. Бу авыл халкы өчен бик уңайлы һәм алар квалификацияле ярдәм алырга һәм  төрле авыруларны иртә стадиядә ачыкларга ярдәм итә.
 
         “Мин Бәрдәсле авылыннан килдем. Безнең авылыбыз Аблайдан 7-8 километрарада урнашкан. Безне биредә табиблар бик яхшылап  карыйлар, болар инде карт кеше дип тормыйлар, рәхмәт аларга. Мин бүген йөрәгемне тикшертергә дип килдем, кардиологка күрендем. Аларның барысына да сәламәтлек, тыныч тормыш, ак бәхетләр бирсен  Раббым Аллаһым. Табибларга ышанып, сәламәтлегебезнең  яхшы булуын теләп яшибез. Бирегә килгән барлык табибларга безне кайгыртып йөргәннәре өчен зур рәхмәт”, – диде үзе дә  озак еллар авылда  медицина өлкәсендә тырыш хезмәт салган  Тәнзилә Фәрәгать кызы Солтанова.
         Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Азат Рамил улы Бикмөхәммәтов белдерүенчә,  районыбыз территориясендә 13 июльдән 21 июльгә кадәр кабул иткән «Сәламәтлек поезды» авыруларны иртә стадияләрдә ачыклау һәм пациентларны диспансер күзәтүенә һәм диспансер исәбенә кую максатыннан эшли. Ул быел сигезенче тапкыр килде инде.            13-21 июль көннәрендә  Аблай, Иске Калмаш, Яңа Коты, Яңа Бирде һәм Митрә-Әюп авыллары халкы үз торак пунктыннан читкә чыкмыйча гына комплекслы тикшерү уза һәм тар белгечләрдән консультация ала алды. Әлеге көннәрдә медицина хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 435 кеше кабул ителгән (шуларның 121е – балалар).  Белгечләр тарафыннан кабул итүләрнең гомуми саны – 1770. Скрининг тикшеренүләре: маммография (ММГ) – 86 хатын-кыз, флюорография –  143 кеше, корсак куышлыгы органнарында УЗИ – 321, ЭКГ–378.          Тикшерү нәтиҗәләре буенча  3 кешедә яман шеш булу ихтималлыгы бар, кардиоүзәккә консультациягә   26 кеше җибәрелгән,  канда  югары шикәр күләме  6 кешедә,  22 кешедә югары холестерин,  18 кешедә артык тән авырлыгы теркәлгән.          Ачыкланган тайпылышлары булган барлык пациентлар өстәмә диагностикага юлламалар алган. Иртә диагностика – саннар гына түгел, бу гомерне   һәм сәламәтлекне саклап калу өчен чын мөмкинлек. Район дәваханәсе җитәкчелеге  халыкка  ышаныч һәм активлыклары, ә табибларга югары һөнәри осталыклары, бердәм эшчәнлек һәм битарафлык күрсәтмәүләре өчен ихлас рәхмәт белдерә.           

“Сәламәтлек поезды”  районыбызда  эшчәнлеген тәмамлады
“Сәламәтлек поезды”  районыбызда  эшчәнлеген тәмамлады
“Сәламәтлек поезды”  районыбызда  эшчәнлеген тәмамлады
“Сәламәтлек поезды”  районыбызда  эшчәнлеген тәмамлады
“Сәламәтлек поезды”  районыбызда  эшчәнлеген тәмамлады
“Сәламәтлек поезды”  районыбызда  эшчәнлеген тәмамлады
“Сәламәтлек поезды”  районыбызда  эшчәнлеген тәмамлады
“Сәламәтлек поезды”  районыбызда  эшчәнлеген тәмамлады
“Сәламәтлек поезды” районыбызда эшчәнлеген тәмамлады
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас