

Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев чыгарылыш курс студентлары – булачак стоматологлар һәм педиатрлар белән мөһим темаларга аралашты. Ординатура узу, киләчәктә эшкә урнашу, социаль ярдәм чаралары турында фикер алыштылар. “ Без студентларга хезмәт юлына аяк басканда тиешле ярдәм күрсәтергә әзер. Хезмәт шартлары чыгарылыш укучыларын җәлеп итсен өчен бөтен көчебезне салачакбыз. Туган районыбызда яшь белгечләргә без һәрвакыт шат”, – диде район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев. Чарада шулай ук район үзәк дәваханәсенең баш табибы Азат Рамил улы Бикмөхәммәтов, педиатрия бүлеге мөдире, кадрлар бүлеге белгече катнашты. Студентлр аларга кызыксындырган сорауларын биреп, тулы җаваплар алды.