

Чарада муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Бөре, Балтач, Борай, Мишкә, Кушнаренко, Чакмагыш, Дүртөйле районнарында БР буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге начальнигы Лариса Нәфил кызы Шәмиданова, район үзәк дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Элнара Раил кызы Гафиуллина, район хакимияте җитәкчеләре һәм белгечләре, мәгариф бүлеге, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Утырышта катнашучылар халыкка грипптан һәм йогышлы тын алу сулыш юллары авыруларыннан вакцина эшләтү, дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләрен карады. Шулай ук профилактика чараларын бозуга юл куймауга аерым игътибар бирелде.
Чарада мәгариф учреждениеләренең 2026-2027 елга әзерлеге, сайлау участокларында әзерлек чаралары турында да фикер алыштылар.
Утырыш барышында грипп белән авыру очракларын киметү максатында күрелергә тиешле чаралар билгеләнде, утырышның карар проекты әзерләнеп, оешма җитәкчеләре үтәргә тиешле бурычлар билгеләнде.