+23 °С
Облачно


1 сентябрь алдыннан район үзәк дәваханәсенең баш табибы Азат Рамил улы Бикмөхәммәтов профсоюз белән бергә дәваханә хезмәткәрләребезнең гаиләләре турында хәстәрлек күреп, быел балалары беренче сыйныфка баручы ата-аналарга канцелярия җыелмалары тапшырды.
Мәктәпкә җыену – ул һәрвакыт дулкынландыргыч вакыт. Бернәрсәне дә онытмыйча, балаларга иң кирәклесен бирәсе килә. Ә коллектив ярдәм иткәндә – бераз тынычрак та, күңеллерәк тә була.