

Анда 2026 елның беренче яртыеллыгында үлүчеләр санының максатчан күрсәткечләренә ирешүне анализлау һәм халыкка медицина ярдәме күрсәтүне яхшырту турында фикер алыштылар.
Чарада башкалабыз Уфаның 21нче дәүләт клиника дәваханәсенең баш табибы урынбасары Ольга Сергеевна Усатова, БР сәламәтлек саклау министрлыгының халыкка медицина ярдәмен оештыру бүлегенең әйдәп баручы эксперты Эдуард Сергеевич Пантелеев катнашты.
Очрашу барышында актуаль мәсьәләләр каралды: диспансер күзәтүенең нәтиҗәлелеге, пациентларны дарулар белән тәэмин итү һәм югары технологияле ярдәм алу мөмкинлеге, медицина ярдәменең сыйфатын яхшырту өчен каршылыкларны ачыклау һәм чишелешләр эзләү.
Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалауга аерым игътибар бирелде. Беренчел звеноны ныгыту юллары, санлы инструментлар куллану һәм профилактика эшен көчәйтү турында сүз барды.