

Аңарда иртә стадиядә онкологик авыру тапканнар һәм вакытында операция ясаганнар. Әбидә сөт бизенең яман шешенә шик тапканнар. Пациентканы шунда ук өстәмә тикшерүгә җибәргәннәр, нәтиҗәдә диагноз расланган. Аңа Республика клиник онкология диспансерында уңышлы операция ясаганнар. Авыру башлангыч стадиядә ачыкланганлыктан, аңа өстәмә химиотерапия һәм нур терапиясе үткәрелмәгән.
- «Озын һәм актив тормыш» милли проекты ярдәмендә «Сәламәтлек поездлары» сәламәтлекне саклауга мөһим һәм аерылгысыз өлеш кертте.”Әби үз сәламәтлегенә кул селтәмәгән. Ул үзенең тәрәзәсеннән «Сәламәтлек поезды» күреп калган һәм тикшеренергә булган. Нәкъ менә бу ният аның гомерен саклап калган”, — дип сөйләде республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин социаль челтәрләрдәге үз битендә.