+17 °С
Облачно


Табиб тикшергәндә баланың борынында чит әйбер булуын ачыклаган. Хирург Илгиз Мәгънәви улы Ваһапов һөнәри осталыгы һәм сизгерлеге аркасында кечкенә батарейка уңышлы алынган. Хәзер бала күзәтү астында, аның хәле тотрыкланган.
Балаларның борынында чит әйберләр – сирәк күренеш түгел, әмма батарейка белән бәйле хәл аеруча куркыныч: ул җитди химик пешүләр һәм катлауланулар китереп чыгарырга мөмкин. Игътибарлы Чакмагыш табиблары район халкының сәламәтлекләре сагында көн-төн тора.