+1 °С
Облачно


Ул авыл халкының төрле категорияләре вәкилләренә багышланган иде. Залда сәламәт туклану һәм файдалы продуктлар турында буклетлар һәм белешмәләрдән торган тематик өстәл әзерләнгән иде. Чараны авыл клубы мөдире ачты. Аннары әңгәмәне авыл акушерлык пункты фельдшеры дәвам итте. Ул биредә җыелучыларга сәламәт туклану серләре, продуктларда кыйммәтле үзлекләрне һәм витаминнарны саклау ысуллары турында сөйләде. Авылның медицина хезмәткәре шулай ук һәр кешенең рационында кирәкле продуктлар һәм дөрес туклануны оештыру темасына да кагылды. Чара азагында катнашучылар арасында сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында фикер алышу булды.