ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 июнь 2017, 11:23

Осталыкларын күрсәттеләр, тәҗрибә уртаклаштылар

Җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыятендә савучыларның район ярышы үткәрелде. Иртә белән хуҗалыкның җәйге лагерына барлык хуҗалыкларның да (һәр терлекчелек фермасыннан) катнашучылар, тармак белгечләре, баш ветеринария табиблары, зоотехниклар, лаборантлар җыелды.

Ярышны тантаналы шартларда ачу өчен тәүге сүзне муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегенең баш зоотехнигы Ильяс Йосыпов алды:

–Машина белән сыер саву операторларының ярышы районда инде утызынчы тапкыр үткәрелә. Юбилей чарасында район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы И.Ф.Ихсанов катнаша, мәртәбәле кунаклар – “Чакмагыш сөт заводы”җәмгыятенең күмәртәләп сатып алу буенча бүлек начальнигы Э.М.Гомәров, “Почет билгесе” орденлы Бәләбәй сөт комбинаты технологы М.А.Шакиров, “Ижсинтез-Химпром” җитештерү комплексыннан Динар Вәлиев һәм Рамил Йосыфҗанов килде, – дип башлады ул сүзен. –Һәр катнашучы ел саен һөнәри осталыгын сынарга, үзен танытырга, башкаларның уңай тәҗрибәсен өйрәнергә дип килә. Һөнәри бәйгеләр үткәрү елдан-ел оешканрак төс ала бара. Елның һәр мизгелен хезмәттә үткәргән һөнәр ияләре өчен аралашулар, күңелле ял итү дә ул.

Конкурслар, ярышлар үткәрүнең әһәмияте бәхәссез. Һәркемнең үз участогында тырышып, намуслы итеп эшләве тармакның гомум эшчәнлеген яхшыртуга, ит һәм сөт муллыгына ирешеп, табышлы эшләп хуҗалыкларның кассасына даими акча кертүгә, шуның белән район икътисадын күтәрүгә юл ача. Фәкать тырышлык, бердәмлек нәтиҗәсендә районыбызда терлек-

челек тармагы елдан-ел киңрәк үсеш ала, Башкортстан Республикасының данын арттыруга сизелерлек өлеш кертә. 2016 елда тулай сөт җитештерү буенча (47949 тонна) һәм һәр сыердан сөт савып алу буенча (6427 килограмм) беренче урыннарны яуладык. Һәр терлектән уртача тәүлеклек артым алуда да (694 грамм) беренчелекне биләдек. Һәр 100 сыердан бозау алу (97 баш) буенча – икенче, сыер малларының баш саны (23656 баш) буенча өченче урынны алдык. Болар – сезнең тырышлыклар, сез-нең зиһен көчегез, булсынга дип эшләвегез нәтиҗәсе. Фидакарьлек үрнәкләре күрсәтүегез өчен зур рәхмәт, арытаба да зур уңышлар юлдаш булсын, сәламәтлек телим.

Ильяс Илшат улы конкурска яхшы әзерләнгән өчен “Юлдаш” җәмгыяте директоры Р.Р.Хәмәтдиновка һәм аның командасына, иганәчелек ярдәме күрсәткән өчен “Чакмагыш сөт заводы”, “Бәләбәй сөт комбинаты”, “Семейный капитал – Чекмагуш”, “Ижсинтез – Химпром” компаниясе вәкилләренә зур рәхмәтен җиткерде. Район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Илгиз Фаил улы Ихсановның чыгышын да кызыксынып тыңладылар. “Һөнәри конкурслар үткәрү районыбызда күркәм традициягә әверелде. Ике атна элек кенә “Базы” авыл хуҗалыгы кооперативының Үзмәш терлекчелек фермасы җәйләвендә ясалма орлыкландыру техникла-рының район конкурсы югары оешканлыкта үтте. Бүгенге бәйгенең юбилейга туры килүе районда тармак эшчәнлегенә игътибарның зур, һөнәри камиллеккә омтылышның көчле булуын дәлилли, хезмәт кеше-сенә ихтирам һәм хөрмәт күрсәтә.

Әйе, тармак эшчәнлегендә ирешелгәннәр сөендерә. Әмма камиллекнең чикләре киң, алда тагын да зуррак максатлар тора. Югары күрсәткечләр – күмәк тырышлык нәтиҗәсе ул. Бүгенге бәйгедә һәр-кайсыгызга җиңү һәм сәламәтлек телим», – диде ул.

Конкурсантларны “Юлдаш” җәмгыяте директоры Ранис Рәис улы Хәмәтдинов тәбрикләде, җәмгыять эшчәнлеге белән таныштырды. Чыгышлар соңында 2016 елгы җиңүчеләр Мәликә Фәхретдинова һәм Эмма Бикмурзина ярыш әләмен күтәрде.

Хәерле сәгатьтә! Ярышлар башланды. Ул 4 этапта үткәрелде. Тәүгесендә катнашучылар саву аппаратларын сүтеп җыйды. Судьялар Азамат Гәрәев, Рәсим Хаков, Алик Гайсин, Радим Мансуров һәр хәрәкәтне игътибар белән күзәтте. Сыерларны саву – хәлиткеч (судьялар Габделхәй Нуриев, Руслан Казыйханов, Тәслимә Халикова, Светлана Хәйруллина) этап. Монда инде савучының җитезлеге дә, сыйфатлы продукция алу өчен хәстәрлеге дә сынала. Бу этапта җиңеп чыгу өчен теоретик яктан яхшы әзерлек тә кирәк. Катнашучыларның теоретик белемен хәзер менә берничә дистә еллар инде судьялар Эльвира Сабирова белән Зөлфия Йосыпова тикшерә.

Күп җитештерү генә түгел, продукциянең сыйфаты хәл итә хезмәтнең ахыргы нәтиҗәләрен. Әлеге этапта судьялар Зилә Вәлиева белән Гөлшат Вилданова – бу җәһәттән районның тәҗрибәле белгечләре. Гомумән, катнашучылар барлык этапларны да уңышлы үтте, дияргә кирәк. Әмма, җиңелүчеләр булмаса да, һәр бәйгенең иң-иңнәре була. Һәркем җиңүгә өмет тотты, ярышка йомгак ясар чакны дулкынланып көтте.

(Дәвамы 71нче санлы гәзит битләрендә)
Читайте нас: