ИГЕНЧЕ
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 июнь 2017, 11:33

Үзмәш җәйләвендә эшләр көйле

Фаил Вәлиуллин белән Олег Гайнуллин  терлек тәрбияләү серләрен яхшы белә.
Фаил Вәлиуллин белән Олег Гайнуллин терлек тәрбияләү серләрен яхшы белә.
“Базы” авыл хуҗалыгы кооперативының Үзмәш сөтчелек фермасында фәкать алдынгылар гына эшли.

Шуңа да ит-сөтне мул җитеште-рәләр, иң яхшы сыйфатлы продукция җитештергәнлектән, табышны да күбрәк алалар. 17 кешене берләштергән тату коллектив белән Илһам Гәрәев җитәкчелек итә. Кышлату чорында зур күрсәткечләргә ирешкән терлекчеләр җәйләүләргә дә әзерлек белән чыктылар, тәүге көннәрдән үк уңышлы гына эшләп киттеләр. Яңа куәтле сөт суыткыч алып куйдылар. Биредә эш шартлары яхшы. Үткән ел реконструкция һәм ремонт эшләре үткәрелгәнлектән, каралты-кура, утарлар төзек, саву заллары уңайлы корылган. Иң мөһиме — тырышкан саен ферма эшчәненең хөрмәте арта, тормыш-көнкүреше яхшыра.

Семинар-киңәшмәләр, һөнәри бәйгеләр дә алдынгылыкны тоткан хезмәт участокларында үтә. Ясалма орлыкландыру операторларының район конкурсын быел биредә үткәрделәр, хезмәтне оештырудагы камиллек үрнәген күрсәттеләр. Биредә ясалма орлыкландыру операто-ры булып эшләгән Фиргать Раяновның игелекле хезмәтенә дә зур бәһа булды ул. Әйткәндәй, белгечнең эш урынының пөхтәлеге игътибарсыз калмады: “Ясалма орлыклан-дыру пунктларын җиһазлау” номинациясендә ул икенче урынга лаек булды. Бу көнне терлекчеләр, тармак белгечләре белән әңгәмәләшергә дә форсаты табылды. Кем белән генә очрашсаң да, хезмәтеннән канәгатьлеге сизелеп торды.

–Байтак еллар тракторчы булып эшләдем. Аннан соң терлекчелеккә килдем. Тәүдәрәк булдыра алмам, дип борчылган идем. Бердәм коллективта мине шунда ук үз иттеләр, ишле малны карарга да тиз өйрән-дем. Хәзер менә15 ел эшләп йөрим. Савым сыерларын тәрбиялим, җәйләрен көтүлекләрдә йөртәбез. Хезмәт хакын үзвакытында биреп баралар. Сөт алуга карап түлә-

нә. Яхшырак эшләгән саен, күбрәк бирәләр: аена утызар мең сум алган чаклар да бар. Шәхси хуҗалыкларда да мал-туар асрарга, кош-корт үрчетергә мөмкинлекләр зур. Кооператив идарәсе печәнен, саламын, фуражын бирә, – ди Фаил Вәлиуллин. Хезмәт кешесенә игътибар һәм ихтирам арткан саен күрсәткечләр дә күтәрелә, кадрлар агымчылыгы да күзәтелми. Киресенчә, бу якларга килергә омтылалар, киткәннәр дә кайта.

Савым сыерларын караучы Олег Гайнуллин, мәсәлән, моңа ка-дәр Туймазы шәһәрендә яшәгән, пешекче булып эшләгән.

–Әтием Рафаэль — чыгышы белән шушы яклардан. Төп нигезгә кай-туыбызга 3 ел үтте. Яңа эшкә дә күнектем инде, үз җиреңдә яшәүләргә ни җитә! – ди ул. Айрат Хәмәтдинов, Майлыбай Миңлегалинның да эшләре көйле. Савучылар ярышын Илфира Раянова белән Гүзәл Гәрәева әйдәп бара. Аларның һәркайсында йөздән артык сыер исәпләнә. Һәр сыердан тәүлегенә 20 кг.нан артыг-рак сөт савып алуга ирешәләр. Май аенда план буенча һәр сыердан 600 кг. сөт савып алырга тиеш булсалар, аны 730 кг.га җиткерделәр.

Миләүшә Шәйхетдинова, Лениза Гайнанова да күрсәткечләрне яхшырта бара. Фермада яхшы нәселле таналар белән көтү составын тулылан-дыруга зур игътибар бирелә. Кыскасы, бозауны ала да, тәрбияләп үстерә дә беләләр. 4 айга кадәрге бозауларның әйбәт үсеше Ирина Хаҗиәхмәтованың җаваплылыгында, хәстәрлекле кулларында. Ул караган яшь бозаулар тәүлегенә планда каралган 700 урынына 920 гр. артым бирә. Иван Шороков, Олег Герасимовның уңганлыгы соклан-дыра: 6 айга кадәргеләр төркемен дә, бер яшьтән узган таналарны да алар карый, тәүлегенә һәркайсын-нан меңәр граммга кадәр (план 750 гр.) артым ала.

Тармак эшчәнлегендә зоветери-нария таләпләренең үтәлеше ныклы контрольдә. Буаз малларны тәрбия-ләүгә, үз вакытында ташлатуга әһәмият зур. Мондый терлекләрне карау яшь терлекчеләр Артур Юлаев белән Альмир Гыйззәтовка зур ышаныч белән тапшырылган. Фермада эшмәшәкатьләр күп. Ринат Мәрдиев — төп терлекчеләрнең зур ярдәмче-се: нинди генә эшкә кушсалар, шуны җиренә җиткереп башкара. Коллектив эшчеләре мал-мөлкәткә карата һәрчак сакчыл карашта. Бу җәһәттән каравылчы Илшат Сәлимовның зур җаваплылык тоеп эшләвен әйтеп үтәргә кирәктер. Гомумән, җәйләүдә эшләр көйле.
Читайте нас: