ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 июль 2017, 19:36

Печән хәзерлиләр

Әледән-әле явып торган яңгырлар кинәнеп эшләргә ирек бирмәсә дә, “Победа” авыл хуҗалыгы кооперативы механизаторлары һәр аяз сәгатьне басуда үткәрә, агротехник чараларны үзвакытында аткарып калырга тырыша.

Бөртекле культураларга, шикәр чөгендеренә химик утау үткәрелә, пар җирләре эшкәртелә. Кыска гына вакыт эчендә кукуруз һәм көнбагышның рәт аралары эшкәртелде, әлеге чорда шикәр чөгендере плантацияләрендә эш бара. Бу мөһим эшне Илгиз Миңнекәев башкара.

Мал азыгы хәзерләүчеләр өчен аеруча тынгысыз көннәр. Терлекчелек тармагындагы эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге фәкать аларның тырышлыгына бәйле икәнлеген аңлап, аз гына мөмкинлекне дә файдаланып калырга омтылалар. Печән хәзерләүдә байтак механизатор катнаша. Илнур Миңнекәев чапкыч агрегатны хезмәтләндерә, Данис Латыйпов тезмәләрне әйләндерә, чабылган үләнне тизрәк киптерү өчен хәстәрлек күрә. Басуда Фәнис Миңнекәев белән аз гына әңгәмәләшеп алдык.

–Без монда якын туганнар —4 Миңнекәев эшлибез. Илмир Миңнекәев, Рәфис Дәүләтшин белән “ПРФ-180Б” агрегатында печәнне төргәк-либез, эшләр өчен шартлар бар, канәгатьбез, – ди ул.

Салават Якупов печәнне төяп тора. Шамил Галиев, Азат Әһәлетдинов «КамАЗ» автомобильләрендә саклау урыннарына ташый. Басуларда эшләүчеләргә кайнар аш әзерләнә.
Читайте нас: