ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
4 июль 2017, 11:00

Сыйфаты яхшы булсын, дип

Районның мал азыгы хәзерләүчеләре өчен җәй уңайсыз килде. Инде генә эшләп киттек дигәндә яңгыр коеп ява. Үләнне чапсаң, киптереп җыеп алып булмый. Эш тукталу – бер хәл, әзме-күпме туплаганының да сыйфаты нинди була бит әле. Әмма, ни генә дисәк тә, кышлату чорында терлекчеләр ишле малны тиешенчә ашатып-тәрбияләрлек, планлаштырылган продукцияне җитештерерлек булсын өчен механизаторларга бүген нык тырышырга, табигать көйсезлекләрен җиңеп эшләргә туры килә. “Алга” авыл хуҗалыгы кооперативында да терлекчелек тармагы даими үсештә, яхшы токымлы сыер маллары үрчетүгә юнәлеш алынган. Шуңа да мал азыгы хәзерләүчеләр алдына да зур бурычлар куела. 11473 тонна сенаж, 2 мең тоннадан артык печән хәзерләргә тиеш алар. Аз гына кояш елмаеп, басуга керерлек булдымы, тизрәк эшләп калырга омтылалар. Көненә 280 шәр тонна хәзерләп, 3 июльгә 2346 тонна сусыл мал азыгы тупладылар инде. Механизаторлар үзара ярышып, кемузардан эшли. Без килгәндә Айдар Хәлкәев, Лотфыйрахман Хафизов яшел массаны тыгызлап тора иде. Илнур Макулов та биредә эшли.–Сенажның сыйфаты безнең хезмәткә бәйле булуын яхшы аңлыйбыз, мал азыгы хәзерләү технологиясен сакларга тырышабыз, көне генә булсын — үзебездән торганны эшлибез, – ди 43 еллык хезмәт стажына ия булган, авылның матур бүгенгесе өчен лаеклы өлеш керткән тәҗрибәле механизатор, район маягы Лотфыйрахман Хафизов. Башкалар да аның фикерен куәтләде. Әйе, биредә фә-кать уңганнар гына эшли. Дамир Сәлимов, Айнур Ханнанов “Полесье” комбайннарын хезмәт-ләндерә, яшел массаны Фидан Сәлимов, Рөстәм Казыйханов, Динар Мохтаров, Рөстәм Сәлимов, Фәвис Зарипов (астагы рәсемдә), Хәдис Кадыйров, Ирек Сәлимов ташып тора.

Читайте нас: