ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 июль 2017, 10:37

Заманча техника ышанычлы кулларда

“Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында башка хуҗалыклар белән чагыштырганда урта яшьтәге эшчеләр саны күбрәк.

Соңгы елларда яңа көчләр килүе хуҗалыкның киләчәгенә өметне тагын да ныгыта. Булдыклы, уңган егетләр эшли биредә. Шундыйларның берсе — Ранис Миңнеханов. Ул тату өч балалы гаиләдә үсә. Әтисе Рәүис абый, әнисе Альмира апа бик эшчән, тырышлар (кызганычка каршы, гаилә башлыгы мәрхүм була). Балалары да, әти-әниләре кебек, кече яшьтән эшкә өйрәнеп үсәләр. Ранис, урта мәктәпне тәмамлагач, Чакмагыш һөнәрчелек лицеенда укып, авыл хуҗалыгы машиналары серләренә өйрәнә. Шуннан соң үз хуҗалыгында техникада күнекмә үтә. Укуын тәмамлагач, егет иң кирәкле һәм игелекле игенче хезмәтенә алына. Туган авылында тәүге елларда ук чәчүдә катнаша, көзен комбайнга утырып, ашлык суктыра. Бүген инде аның 10 еллык хезмәт стажы бар. Кыр эшләрендә һәрвакыт активлыгы, пөхтәлеге белән мактала. Авыл хуҗалыгы машиналарын яхшы белгәнгә һәм сакчыллыгы өчен кыйммәтле чит ил техникасын аңа ышанып тапшыралар. Өч ел ул “Ягуар” тракторы белән мал азыгы хәзерләүдә катнаша. Заманча техниканы җитештерүчәнле эшләтә, бер дә сынатмый егет. Хезмәттәшләре һәм хуҗалык җитәкчелеге аңардан һәрчак канәгать.

Быел Раниска 16 миллион сумлык “Фендт” тракторын да ышанып тапшырдылар, ул бу компьютерлаштырылган техниканың да серләренә бик тиз төшенгән. Без аны үзенә беркетелгән куәтле тех-никасы янында язгы кыр эшләренә әзерлек барышында техник карау үткәндә төшереп алган идек. Чәчү кампаниясе чорында аның тракторы һәрвакыт төзек булды, югары җитештерүчәнле техника төрендә Ранис алдынгылар сафыннан төшмәде. Хәзер, мал азыгы хәзерләүдә дә тырыш егет сынатмас, дип ышанабыз.
Читайте нас: