ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 июль 2017, 10:44

Лаеклы өлеш кертәләр

“Герой” авыл хуҗалыгы кооперативы терлекчелек тармагы эшчәннәренең тырышлыгы республикага билгеле.

Биредә һәр сыердан тәүлегенә 27 килограммнан артык сөт савыла. Һәр көнне 283 центнерга якын җитештерелә, ягъни узган елга караганда 20 центнерга күбрәк. Әлбәттә, күп җитештергәч, күбрәк саталар да. Ә инде югары сыйфатлы продукция җитештерүгә ирешкәч, кооператив кассасына акча да күбрәк керә. Табышка эшләү фер-маны үзгәртеп коруга, заман корылмалары алуга булышлык итә. Фидакарьлек — хезмәт кешесенең яшәү дәрәҗәсен яхшыртуга илткән юл да ул.

Уңышларга ирешкән саен тармак эшчәннәре алдына яңа максатлар куела. Биредә яхшы нәселле терлек санын ишәйтү, продукция җитештерүне арттыру эшчәнлеге фәнни нигезгә корылган. Нәсел эшчәнлегенең җаваплылыгы тәү чиратта зооветеринария белгечләренең иңендә. Зоотехник-селекционерлар, ясалма орлык-ландыру техниклары гаять дәрәҗәдә әһәмиятле эш башкара.

Биредә үз эшенең осталары гына эшли дисәк, ялгышмабыз. Алар семинар-киңәшмәләрдә, ясалма орлыкландыру техникларының район ярышында һәрвакыт актив катнаша, эш тәҗрибәләре белән ихлас уртаклаша. Быелгы бәйгедә Илсөяр Әсфәндиярова призлы урын алды, Диплом белән һәм акчалата бүләкләнде. Ә менә Иске Балак товарлыклы-сөтчелек фермасыннан килгән Гөлшат Солтанова “Һәр 100 сыердан иң күп бозау алучы” номинациясендә җиңеп чыкты. Ул һәр 100 сыердан 97 бозау алуны тәэмин иткән. Наилә Сабированың да (Әхмәт) хезмәт күрсәткечләре яхшы. Зоотехник-селекционерларга да ярышта катнашу хокукы бирелгән иде. Әлеге кооперативтан Рәфис Бәд-ретдинов беренче урынны яулады.

Гомумән, белгечләр тармак эшчәнлеген үстерүгә, кооператив икътисадын баетуга лаеклы өлеш кертә.


Читайте нас: