ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 июль 2017, 11:40

Сенаж базлары тула, мал азыгы мул була

Быел һава торышы үзенчәлекле: иртән кояш елмая да,көннең икенче яртысында коеп яңгыр явып үтә. Мондый шартларда авыл хуҗалыгы эшчәннәренә мал азыгы әзерләү шактый кыенга туры килә.

Шулай булуга карамастан, Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында җитәрлек күләмдә азык туплап калырга тырышалар.

–Көннең ачылган бер генә сәгатен дә кулдан ычкындырмаска, булган үләнне җыеп алырга тырышабыз. Азык хәзерләүне оешканлык белән дәвам итәбез: конвейер өзлексез эшләп, мал азыгы запасы көн саен сизелерлек тулылана, – ди хуҗалык рәисе Илфир Зарипов. –Безгә алдагы кышлатуга 1401 тонна печән, 7878 тонна сенаж һәм 10245 тонна силос әзерләргә кирәк.

Күпьеллык үләннәр әлеге хуҗалыкта 565 гектар мәйданны били. Азык хәзерләүчеләр звеносының эш көне иртәнге җидедән башлана. Илфир Әнгам улының сүзләренә караганда, бүгенге көндә биредә механизаторларның төп көчләре сенаж салуга җәлеп ителгән. Ленинлылар 6200 тонна сенаж салырга өлгерде дә инде. Люцерна, костер үләннәрен, көздән чәчелгән арышны өч басуда “Полесье” комбайннары белән Рафаэль Рәшитов, Ринат Хәмитов һәм Фиргать Кадраев урып, вакланган яшел массаны машина, трактор әрҗәләренә тутыралар. Ә инде комбайнчыларның югары җитештерүчәнлеге шоферлар һәм тракторчыларның оешкан төстә эшләүләреннән дә тора. Аларның тырышлыгын басу юлларыннан ферма ягына агылучы йөк төягән “КамАЗ”лар, тракторлар исбатлый. Дилшат Мөхәммәтов, Алмаз Кәбиров, Хәдит Ваһапов, Линар Миндияров кебек уңганнар — вакытның кадерен белүче ир-егетләр. Хисапчы Илшат Ханов, яңгыр яумаса, көненә һәр машинаның 18-20 рейс ясавын әйтте. Без дә Яңа Балтач фермасындагы сенаж базы янында басу түреннән Сәгыйть Насыйбуллин, Илдар Асылгуҗин машиналарын көтеп алдык: алар бер-бер артлы үзбушаткычларын күтәртеп, таудай яшел азыкны бушатты да, ашыгып китеп тә барды. Биредә эшләүче Марат Хәйдәровкада эш җитәрлек. Юк, ул яшел маса өстенә үткән еллардагы кебек биоконсервантлар сибеп йөрми. Бу эш быел хуҗалыкта яңа технология буенча башкарыла: “Биосиб” ачыткысы яшел массага “Полесье” комбайнына беркетелгән автомат җайланма яисә дозатор ярдәмендә сибелә бара. Аның күләме һәм микъдары да шунда ук билгеләнгән. Ә Марат белән Илшат яшел масса төяп килгән машина-тракторларның бортын ачып җибәрәләр һәм, бушаткач, артыннан ябып та калалар. Бу инде механизатор, шоферларга вакытны экономияләүгә мөмкинлек бирә. Аяз көннең һәр минуты кадерле шул, комбайннарның техника көтеп утыруына юл куярга ярамый. Китерелгән яшел массаны “К—744” тракторында Нәгыйм Нәфыйков, “Т-150” тракторында Илһам Мансуров һәм төнге сменада Тимерҗан Ваһапов тыгызлап тапатып тора. Шулай итеп, 1200 тонна сыешлы базга бик яхшы сыйфатлы сенаж туплана.

–Хуҗалык буенча Ленин һәм Тукай авылларында берәр, Яңа Балтачта ике баз сенаж салуга ирештек. Печәнне дә бераз туплап калырга өлгердек. Көн дә диярлек явып торган яңгырлар мал азыгы хәзерләү барышын бераз тоткарласа да, безнең хуҗалык механизаторлары тәҗрибәле, вакытның кадерен беләләр. Иртәнге җидедән кичке унга кадәр эшлиләр. Һава торышы яхшы гына торса, бер көндә 500 тоннага якын яшел азык тупларга тырышабыз, – диде хуҗалыкның баш агрономы Рөстәм Сәлимов.

Менә шулай, кышлату чорына мал азыгы яхшы сыйфатлы булсын дип тырышучы хуҗалык уңганнарының хезмәте белән азык базлары шыплап тутырыла. Ленинлылар без хуҗалыкта булган көнне үк 6200 тоннадан артык яхшы сыйфатлы сенаж салып та куйганнар инде. механизаторларның барысы да хезмәт хакы һәм премияләр түләү шартлары белән таныштырылган, атна саен хезмәт нәтиҗәләре буенча өстәмә түләү башкарылып тора. Гомумән, Ленин исемендәге хуҗалык игенчеләре күтәренке кәеф белән эшлиләр, терлекләр өчен җитәрлек күләмдә азык хәзерләрләр, дип ышанабыз.
Читайте нас: