ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 июль 2017, 19:26

Техника ярдәмгә килә

“Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының уңганнары быел да элекке традицияләренә тугры калды: мал азыгы хәзерләүгә беренчеләрдән булып чыктылар һәм явымлы көннәрдә дә оешканлык белән эшләделәр. Бүген районда иң күп сенаж салучыларның берсе алар.

Яшел конвейерның соңы – сөтчелек фермасы ихатасы. Без Әхмәт авы-лының фермасына килгәндә ерактан ук тракторлар гүләве ишетелде. Кырдан кайтарылган яшел массаны “ДжиСиБи” тракторында Рамил Рәшитов курганга өя һәм тыгызлап тора. “Үз эшенең остасы”, – ди Рамил абый турында рейсларны теркәп баручы Рәсим Заһидуллин. Чыннап да, хуҗалык җитәкчелеге иң җаваплы әлеге эшкә ел саен Рамил Хәнәфи улын билгели. 43 еллык хезмәт стажы булган механизатор быел да сынатмый.

–Һич арттырусыз —сөенеп эшлибез, – ди ул. –Заманча техникаларыбыз сәгать теледәй эшләп тора, ягулык җитәрлек, хезмәт хакын айга ике тапкыр үз вакытында биреп баралар. Яхшы эшләсәң, премиясе дә бар. Тәмле ашаталар. Белгечләр, җитәкчебез Фәргать Фәрит улының хезмәт кешесенә игътибарын, кайгыртучанлыгын һәрчак тоябыз.

Хуҗалыкта барлыгы 951 гектар күпьеллык үлән басулары бар. Бүгенге көнгә люцерна, кәҗә үләненнән 10107 тонна сенаж салынды. Без мал азыгы хәзерләүчеләр янына кырга да бардык. Кызу эш вакытында аларның бераз ял итеп алуы яисә төшке аш вакыты безгә фотога төшереп, эш барышы белән танышу мөмкинлеген тудырды.

–Күпьеллыкларның беренче ка-тыннан нигездә сенаж салабыз, икенче каты – печәнгә. Җәй соң килү сәбәпле, быел мал азыгы әзерләү бераз соңарды. Шуңа да беренче катны сыйфатлы итеп сыйлы чорында җыеп алу – төп бурычыбыз. Бу уңайдан барлык шартларыбыз да бар, егетләребезнең дә кәефе яхшы, – диде бригадир Нәзир Әхмәтҗанов. –Бу фермада бер курганны әзерләп куйдык. Менә икенчесен өеп киләбез. Көненә 600-700 тонна сенаж туплана. Хуҗалык буенча бу эш төгәлләнеп килә.

“МагДон” комбайны белән Ринат Хәбибуллин һәм Илгиз Әнвәров, “Фент” тракторында Ринат Усманов күпьеллык үләнне тезмәләргә салса, Радим Әсләмов, Фәнзил Хөрмәтуллин “МТЗ-82” тракторына тагылган печән әйләндерү, җыю агрегатларында өлгерлек күрсәтәләр.

–Сенаж салганда эшне тиз тотсаң, аның сыйфаты да югары була. Яшел массаның нинди дымлылыкта булуы, аны яхшылап тыгызлау һәм билгеләнгән күләмдә ачыткы куллану да зур роль уйный, – ди Нәзир Әхләм улы.

Әлбәттә, хуҗалыкта таләп ителгән барлык технологияләр үтәлә барып, белгечләрнең контролендә тотыла. Ранис Миңнеханов, Әсләм Әһәдуллин “Ягуар” комбайны белән бераз кипшергән үләннәрне фермага озаталар. Туралган массаны алты берәмлек “КамАЗ” автомашиналары һәм берничә “МТЗ-1221” тракторлары ташый. Егетләр басу-ферма юлыннан берөзлексез йөреп кенә торалар. Мал азыгы әзерләүчеләр звеносы, тулы бер конвейер булып, иртәнге җидедән төнге уникегә кадәр эшлиләр.

–Кайбер җирдә яңгыр ява дип, төшкә кадәр техникалар кузгалмый да. Сез яңгырдан куркып тормыйсыз икән, – дип, тәҗрибәле шофер Нә-гыйм абый Җиһаншинга сүз каттым.

–Соң, яңгыр туктаганны көтеп ятып, малкайларны кышын ач калдыра-

сың мыни?! Бәлки ул гел дә туктамас. Ныклап яуганда бераз җилләгәнен кө-теп, ял итеп алабыз да, янә кузгалабыз.

Ул бергә эшләүче иптәшләре тарафына да яхшы сүзләр юллады. Болар – Марс Муллаянов, Руслан Якупов, Азамат Батыев, Хәдис Миһ-ранов, Илдар Хәлиуллин, Рәлиф Ханов, Илназ Даутов.
Читайте нас: