ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 июль 2017, 11:00

Сенаж сыйфатлы булсын

Терлекчелек тармагында продукция җитештерүне арттыру, гомумән, билгеләнгән планнарны уңышлы үтәп чыгу мал азыгын җитәрлек һәм сыйфатлы итеп хәзерләүгә бәйле.

Рационнарда сенаж төп урынны биләп тора һәм аны туплауга зур таләпләр куела. Басудан чабылган яшел массаны кайтарып яхшы итеп тыгызлау һәм базларны ике-өч көн эчендә ябып кую — иң мөһим таләпләр булып тора.

Районның барлык хуҗалыкларында да сенаж хәзерлиләр. Мал кышлату сезонында планлаштырылган продукцияне җитештерү өчен барлыгы 106319 тонна сенаж тупланырга тиеш булса, шуның 63 процентка якыны тупланган. Бу җәһәттән иң күләмле эшчәнлек “Базы” авыл хуҗалыгы кооперативында җәелдерелгән: задание буенча 25 мең тоннага якын сусыл азык тупланырга тиеш булса, 20 меңгә якыны базланган да инде. Биредә һәр көнне 1100 тоннага якын сенаж салына. Җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятендә 7200 тонна хәзерләргә тиеш булсалар, 9000 тоннага җиткерделәр инде, ягъни план 123,9 процентка үтәлде. “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативының мал азыгы хәзерләү-челәре 10107 тонна сенаж базлап, заданиене тәүгеләрдән булып үтәүгә ирештеләр.
Читайте нас: