ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 июль 2017, 12:01

Фермаларга – азык муллыгы

Көйсез һава шартлары мал азыгы хәзерләүчеләргә кинәнеп эшләргә ирек бирмәсә дә, хуҗалыкларда сенаж базлауны дәвам итәргә тырышалар.

Бүгенге көнгә район буенча 70 мең тоннага якын сусыл мал азыгы тупланган. Бу заданиегә карата 66 процент тәшкил итә. Җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятендә, “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативында кышлату сезонына җитәрлек итеп тупладылар да инде. “Базы”, Ленин исемендәге, “Октябрь” авыл хуҗалыгы кооперативларында зада-ниеләр үтәлү алдында тора.

Ә менә печән туплау тоткарлана. Район буенча әлегә нибары 3207 тонна печән җыелган. Бу планга карата 17 процент туры килә. Яңгырлар комачауласа да, әйбәт кенә эшләгәннәр дә бар. “Победа” авыл хуҗалыгы кооперативының 640 тонна (80 проценты) печәне дә җыелган. Җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыятендә заданиенең 73,2 проценты үтәлде. Геройлылар 1796 тонна җыярга планлаштырган һәм бүгенге көнгә 749 (41,7 процент) тоннасы тупланган.
Читайте нас: