ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 июль 2017, 11:38

Минутның кадерен белер чак

“Базы” авыл хуҗалыгы кооперативында терлекчелек тармагы эшчәнлеге фәнни нигезгә корылган. Аеруча терлекләрне тиешенчә һәм балансланган рационнар нигезендә ашатуга игътибар арта бара. Шуңа да мал азыгы хәзерләүчеләр алдына зур бурычлар куела.

Бүген исә барлык көч кышлату сезонына җитәрлек күләмдә азык туплауга юнәлтелгән. Эшне ком-плекслы оештыру нәтиҗәсендә билгеләнгәннәрне уңышлы башкарып чыгуга мөмкинлек ачыла. Мал ишле булгач, заданиеләр дә зур. Быел биредә 25 мең тоннага якын сенаж тупланырга тиеш. Аяз көннәрдә 400әр тоннага якын салып өлгерәләр, 24 июльгә бу җәһәттән барлык башкарылырга тиешленең 97 проценты үтәлде дә инде. Әлбәттә, күләме генә түгел, сыйфаты да яхшы булсын, арытаба да югары сыйфатлы сөт җитештереп сатарга мөмкинлек тусын, дип тырышалар. Без килгәндә Рапат бригада-сында хезмәт кайный иде. 25 кешедән торган сенаж хәзерләү звеносындагы һәркем үз иңенә йөкләтелгәнне җиренә җиткереп һәм үзвакы-тында аткарырга омтыла. Өч “По-лесье” комбайны ура. Тезмәләр калын, яшел массаны “КамАЗ” автомашиналары, “Беларусь“ тракторларында туктаусыз ташып торалар. Яшел массаны базларга китереп бушату белән Регина Ишморатова һәм Венера Батырова тиз генә сыйфатны тәэмин итүче витаминлы су белән эшкәртеп чыга. Аннан соң инде Зөлфәт Моратов белән Әдип Хафизов массаны яхшылап тыгызлый.

Бушату вакытында килгән техни-каны көтереп торуларга, гомумән, эштә өзеклек булдырмас өчен Ринат Вәлиев белән Альберт Дәүләтов бортларны ачып-ябып тора.

Нибары берничә минут эчендә Алексей Митрофанов, Илшат Кә-римов, Айдар Газизов йөкләрен бушатты. Ул арада төшке аш вакыты җитте. Фидәлия Сәләхетдинова, Раушания Хәйруллина әзерләгән аш-су белән хушланган басу эш-чәннәре, күбрәк эшләп калыйк, дигәндәй, техникаларын кузгатып, басу кочагына омтылды.
Читайте нас: