ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 июль 2017, 10:39

Заданиене арттырып үтәделәр

—Биредә хезмәт һәрчак көйле. Оешканлык, бердәмлек эшне, һәр агротехник чараны үзвакытында башкарырга мөмкинлек тудыра. Бу җәһәттән тәҗрибәле белгечләр —бүлекчә җитәкчесе Раушан Усманов техника белән тәэмин итү һәм җи-тештерүчәнле файлану өчен җаваплы менеджер Динар Сәлимовның хәстәрлеген әйтү урынлы булыр, – дип МТСның Чакмагыштагы филиалы директорының җитештерү буенча урынбасары Ришат Гәрәби улы Гәрәев хезмәтне оештыручылар белән очраштырды.

—Задание буенча 4276 тонна сенаж салынырга тиеш булса, 26 июльгә инде аны 109,9 процентка җиткереп үтәүгә ирештек. 300 гек-тарда шикәр чөгендере өчен җир әзерләдек, шул ук вакытта туңга сөрү эшләре дә башкарыла. Егетләребез тырыш, чәмләнеп, булсынга эшлиләр. Хәер, безнең системада көн үтсенгә йөрүчеләр эшли дә алмый, – дип эш барышы белән таныштырды безне Раушан Ревенер улы, “Полесье” комбайннары белән идарә итүче Фидрат Мостафин, Радамил Хәбиров, Эдуард Гыйззәтуллин, “КамАЗ” автомашиналарында сенаж массасы ташучылар Илгиз Юнысов, Рөстәм Латыйпов, Ришат Габдуллин, Фәндүз Хәмидуллин, Фларит Нурлыгаянов, Айдар Хәкимов, Илһам Ризванов, Вадим Сәлимов, Денис Хәсәнов, Рәшит Исмәгыйлев һәм башка басу эшчәннәренең исемнәрен зур хөрмәт белән атап үтте.

Хезмәт тиз һәм сыйфатлы башкарылсын өчен хәстәрлек зур монда. Мө-хәммәд Мәмәтҗановның “бензовоз”ы шулай ук эш кайнаган учас-токта, техникаларны тиз генә хезмәт-ләндерергә һәрвакыт әзер ул.

Сенаж массанын базлаучылар янында да булдык. Базның икенчесен тутырып киләләр иде. Ташучылар йөкләрен бушатып китү белән Раил Хафизов белән Наиз Фәтыйхов тиз генә яшел массаны махсус сыекча белән эшкәртеп ала. Фәнис Мөхәммәтъ-яров “Т-150”, Радис Гатауллин “К-700” тракторлары белән көндез генә түгел, төнге сәгатьләрдә дә идарә итә, базга салынганны тыгызлый. Ә менә куәтле техникасы белән Данил Сәхәбин ташуда да, яшел массаны тыгызлауда да катнаша икән. Әйе, тырышлыкларын күрә-бәһалый белгәч, тиешле хезмәт хакын үзвакытында түләгәч, шатланып эшли ул хезмәт иясе.
Читайте нас: