ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 август 2017, 10:54

Тырышлык эшчәнлекне нәтиҗәле итә

Мал азыгы хәзерләүчеләрнең тырышлыгы терлекчелек тармагындагы эшчәнлекне нәтиҗәле итә.

Кооперативта терлекчелек продукциясе җитештерү елдан-ел арта. Әлеге чорда көненә 108 центнердан артык сөт җитештерелә. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 13 центнерга күбрәк тәшкил итә. Билгеле, җитештерелгәнне сату күрсәткечләре дә үсештә. Һәр сыердан көндәлек сөт савып алу да былтыргыдан 2 килограммнан күбрәккә артык. Тик ирешелгәннәр чик түгел. Район буенча уртача күрсәткечләрне дә узып китәрлек мөмкинлекләре бар октябрьлеләрнең. Ныклы азык базасы тупларга ниятләре зур. Сенаж салу заданиесен 657 тоннага арттырып үтәделәр. Хәзер инде печәнне күбрәк җыеп калырга тырышалар, ә задание буенча 1551 тонна тупланырга тиеш. Шуңа да механизаторлар төнге сәгатьләрдә дә диярлек, басуда эшлиләр.
Читайте нас: