ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 август 2017, 11:17

Сыйфатына да өмет зур

Күрсәткечләр 4 августка

Районда сусыл терлек азыгы хәзерләү уңышлы гына дәвам итә.

Күпчелек урыннарда механизаторлар төнге сәгатьләргә кадәр эшлиләр. Сенаж салу күләме планда каралгандагыдан арттырып үтәлде, бүгенге көнгә барлыгы 112924 т. (107,2%) булды. Җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятендә аны 150,5 % җиткереп үтәделәр. “Базы”, Ленин исемендәге, “Герой”, “Октябрь” кооперативларында, “Үзәк” МТСының “Знамя” һәм Хуҗин исемендәге бүлекчәләрендә шулай ук бу төр мал азыгын мул әзерләделәр, заданиеләрен арттырып үтәделәр.

Гомумән, күпчелек урыннарда планлаштырылганнан да күбрәк җыелды, базларга гына сыймаган сусыл азыкны хәтта курганнар итеп өйделәр. Сыйфаты да яхшы булыр, дип өметләник. Әлеге чорда бу җәһәттән “Алга”, “Заря”, “Волга”, “Победа” кооперативларында, “Юлдаш” җәмгыятендә эшләр дәвам итә.
Читайте нас: