ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 август 2017, 10:58

Хәерле сәгатьтә!

Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре башланды

Район хуҗалыкларының зур күпчелегендә 6 августта уракка төштеләр. Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бу көнне “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында 200 гектар уҗым арышын тезмәләргә салганнар, 32 гектарыннан суктырып алынган уңыш уртача 28,9 ар центнер тәшкил иткән. Ленин исемендәге хуҗалыкта шушы ук культураны 100 гектарда тезмәгә салып чыкканнар, суктыруга керешмәгәннәр иде әле. “Заря”да 50 гектар арпа чабылган, җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятендә 80 гектар борчак урылган.

Иң күп эш “Победа” хуҗалыгында башкарылган: биредә 246 гектарда арпа тезмәләргә салынган, 30 гектарын суктырып алганнар. Гектар төшеме уртача 40 центнердан артык тәшкил иткән!

Бу көнне район буенча барлыгы 676 гектарда өлгергән игеннәр тезмәләргә салынып, 62 гектары суктырып алынган.

“Победа” авыл хуҗалыгы кооператив-колхозына без килгәндә уракта катнашучы механизаторлар үзләренә беркетелгән “Полесье” һәм “Акрос” комбайннарына ягулык салып, басуга чыгарга әзерләнеп торалар иде. Яңа, куәтле, бөтен уңайлыкларга ия техниканы иярләгән ир-егетләрнең канәгатьлеге йөзләренә үк чыккан. Ирек Бохаров белән Мәкки Камалетдинов “Акрос-550” комбайннарында, Финат Гыйләҗев “Полесье”да эшлиләр.

–Суктыруга кичә 16 сәгатьтән соң гына керешсәк тә, егетләр матур эшләде, – ди хуҗалык рәисе, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре Рәсүл Гата улы Фәйрузов. – Мәкки Гайнел улы 510 центнер, Ирек Сәгыйть улы 610ны суктырып алды, Финатның күрсәткече 540 центнер тәшкил итте. Бүген дә сынатмаслар, дип ышанам.

Комбайннар, бер-бер артлы тезелеп, басуга юнәлде. Тезмәләр алдына килеп җитүгә үк, ургычларның беркетү җайланмаларын ычкындырып, бер-бер артлы суктыруга да керештеләр. Ашлыкны ындыр табагына “ГАЗ-САЗ” автомашинасында Рәүф Фәтыйхов белән “КамАЗ”да Искәндәр Садыйков ташып тора. Беренче көнне ук Искәндәр Фәвәрис улы 979 центнер, Рәүф Фәндуз улы 507 центнер тук бөртекләрне “ЗАВ” җилгәргече бункерына кайтарырга өлгергән дә инде. Әле дә, комбайннарның сигнал маякчыклары җемелди башлау белән, тулы бункерларны бушатып, ындыр табагына ашыктылар.

Басу читендә янгын сүндерү машинасы белән Гыйният Гыйльванов кизүдә тора. Ул озак еллар тракторда җир эшкәртте, автомашиналарны да хезмәтләндерде. Әле дә иң җаваплы эшкә алынган – ут-күз чыгып, игеннәргә зыян килмәсен, комбайннар, машиналар каза күрмәсен өчен тырышлык сала.

Озынкул буендагы икенче басуны да әзерләп бетереп киләләр иде. Башаклары тулышкан арпаны Илгиз һәм Илнур Миңнекәевлар, Ильяс Әмирханов хезмәтләндергән чапкыч агрегатлар тигез тезмәләргә ега. Басу читендәге чүп үләне белән катнаш рәтләрне Әгъләм Әхмәтов “Полесье” агрегаты ярдәмендә туратып, сенаж базына озата. Туралган массаны “Беларусь” тракторында Рәфис Дәүләтшин белән Илмир Миңнекәев базлау урынына ташып тора.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитовның муниципалитетлар җитәкчеләренә, хуҗалыклар рәисләренә өндәмәсенә кушылып, “Победа”да белгечләрнең дежурлыгы оештырылган. Сенаж салучылар янында хуҗалыкның баш ветеринар табибы Илдар Төхбәтуллин эшне оештыруда башлап йөрсә, уракчылар янында баш белгечләр һәрвакыт кизүдә тора. Ә эш тиешенчә оештырылган урында яхшы күрсәткечләр дә озак көттерми. Победалылар моны чираттагы тапкыр раслый инде.


Читайте нас: