ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 август 2017, 11:07

Басудагысы түгел, бурадагысы — ашлык

Күмәк көч салып зур өметләр белән үстерелгән иген язмышын хәл итәр чак җитте, башаклар тулышты.

Агымдагы елның үзенчәлекләре, кайнар тир түгеп үстерелгәнне югалтуларсыз урып-сугып алу, шулай ук киләсе уңышка нигез салу һәм башка мәсьәләләр буенча семинар үтте. Анда хуҗалыклар җитәкчеләре, баш агрономнар һәм инженерлар, икътисадчылар, хезмәтне саклау буенча җаваплы кешеләр, крәстиян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, техника, авыл хуҗалыгы

машиналары һәм минераль ашламалар эшләп чыгаручы оешмалар вәкилләре катнашты.

Тәүдә “Заря” кооперативының ындыр табагындагы техника һәм ашлык чистарткыч агрегатлар белән таныштылар.

Кооперативтагы эшчәнлек белән рәисе Зәбир Фәнил улы Гыйлемханов таныштырды. Хуҗалыкның 4 мең гектардан артык сөренте җирләре барлыгы, игенчеләрнең мул уңыш үстерүе, урып-җыю техникасын, ындыр табагы корылмаларын әзерләүләре, сәгатенә 25 тонна ашлык чистартырга-киптерергә мөмкинлек биргән карусель тибындагы бөртек киптергеч агрегатын корулары турында әйтеп узды. Аннан соң хуҗалыкның баш инженеры Р.Р.Йосыпов урып-җыю техникасының әзерлеге турында сөйләде, баш агроном А.Ф.Гайсин карусель тибындагы киптергечнең эшчәнлеген күрсәтте.

Зарялыларның уңай эшчәнлеге белән танышканнан соң семинарда катнашучылар “Алга” авыл хуҗалыгы кооперативына юл тотты. Хуҗалык рәисе Рушан Рифгать улы Гайсин кооператив эшчәнлеге белән таныштырды. Кәшәк авылы янында иген басуында урып-җыюда катнашучы барлык техника куелган иде. Алар белән идарә итү тәртибе үзенчәлекләре-өстенлекләре турында хуҗалыкның баш инженеры И.Ә.Гәрәев һәм муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегенең баш инженеры А.Ф.Гайсин сөйләде.

Алгалыларда техник куәт көчле. Яңа “КСУ-1”, “ЖВЗ-7” чапкычлары алганнар, турыга уру өчен “Лида-1300”, “СК-5”, “Нива-Эффект” комбайннарыннан файдаланачаклар. Тезмәләрне “СК”, “Нива-Эффект” һәм “НьюХолланд” комбайннары белән суктыралар. Салам җыярга күбә өйдергеч, пресс-подборщик, төргәкләрне ташырга транспортлары җитәрлек. Махсус звено басудагы техниканы ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итә, эретеп ябыштыру агрегаты да хезмәт кайнаган участокта, янгын хәвефсезлеге машинасы шулай ук сакта тора.

Уҗым культураларын чәчүгә дә җитди әзерләнгән алгалылар:“БЗТС-1”тырмалау, “ЗККШ-6” кәтүкләү агрегатлары, “Джон Дир” чәчү комплекслары (икәү), “КЗК-14,2”, “Булава” һәм башкалар бар иде. Алар белән хуҗалыкның баш агрономы Ф.Р.Маннанов таныштырды.

(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Читайте нас: