ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 август 2017, 11:16

Уңганнарга эш карышмый

“Алга” авыл хуҗалыгы кооперативында терлекчелек тармагы үсештә. Хәзер байтак еллар инде биредә яхшы нәселле терлекләр үрчетү белән шөгыльләнәләр, үрчемне юнәлешле үстереп, көтү составын даими рәвештә сәламәт таналар исәбенә яңартып торалар. Шуңа да биредә хезмәт салган зооветбелгечләр һәрвакыт яхшылар исәбендә.

Һәр участокта тырыш, үз эшенең осталары хезмәт салуы, җитәкчелек тарафыннан эшчәнлекне оештыруның үзбиеклегендә булуы гомум эшчәнлекне нәтиҗәле күрсәтә, җитештерү сферасын тагын да киңәйтергә мөмкинлек ача. Биналар, каралты-кураларның төзеклеге, зооветеринария таләпләренә җавап бирүе мал санын ишәйтергә булышлык итә. Агымдагы елның алты аенда сыер маллары санын 129 башка арттырдылар һәм 2878 башка җиткерүгә ирештеләр. Әмма бу күрсәткечләр алгалылар өчен чик түгел.Сөт савып алу буенча куелган максатларның үтәлеренә шик юк.

Бүген җәйләүләрдә сөт муллыгы өчен көрәш дәвам итә. Самат Хәкимов җитәкчелек иткән Сыйрышбаш фермасында еллар дәвамында алдынгылыкны тоталар. Җәйге лагерьларга да үзвакытында җитди әзерлек белән чыкканнар, эшчәнлекне дә оешканлык белән башлап җибәргәннәр иде. Кооперативның иң уңган савучылары да биредә. Алгалылар район бәйгеләрендә дә активлар. Эмма Бикмурзина, мәсәлән, савучыларның район ярышында иң югары балл җыеп, Диплом һәм 7000 сум күләмендә акчалата бүләккә ия булды.

Аның игез сыңары Эльза Саматова, Фәйрүзә Гыйльманова һәм башкалар шулай ук еллар дәвамында алдынгылыкны тотып киләләр. Гомум тырышлык нәтиҗәсендә коллектив ел башыннан һәр сыердан уртача 4539 кг. сөт савып алуга иреште.

Эдуард Җәләев җитәкчелек иткән Тозлыкуш товарлыклы-сөтчелек фермасының да тотрыклы, элеккеге традицияләрне саклап эшләве, терлекчеләрнең бердәмлеге районга билгеле. Савучы маяклар да шушы фермадан. Гөлнара Кәримова, мәсәлән, ел башыннан һәр сыердан 5105 кг. сөт савып алды. Әлфия Хәлкәева, Гания Ильясова һәм башкалар хакында фәкать уңай сүзләр

генә әйтеп булыр иде. Яңа Мортаза сөтчелек фермасының үз алдынгылары бар. Эльза Еникееваның тырышлыгы аеруча игътибарга лаеклы.

Савым сыерларын караучылар, бозауларны тәрбияләүчеләр, мал симертүчеләр шулай ук олы хөрмәткә ия. Хуҗалык буенча һәр көнне 123 центнерга якын (узган елдагыдан артык сөт сатыла. Әлбәттә, продукцияне күбрәк җитештерү генә түгел, сыйфаты өчен дә көрәшергә кирәк. Кооперативта югары сыйфатлы сөт сатуга ирешәләр, ә сыйфат өчен беренче чиратта лаборанткалар җаваплы. Бу җәһәттән Рәвия Фазыйлованың хезмәте үрнәкле. Ул Сыйрышбаш фермасында эшли, үзенең уңганлыгы, осталыгы белән гомум эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә өлеш кертә.

Без районда дистәләрчә еллар дәвамында дан тоткан ике ферма алдынгылары турында сөйләдек. Кооперативның тармак эшчәннәре алдында зур бурычлар тора. Еллык план – билгеләнгәннәрне тормышка ашыру өчен һәр көнне фидакарьлек таләп ителүен коллектив әгъзалары яхшы аңлый. Кооперативта күбрәк мал азыгы туплап калу өчен хәстәрлек күрелә.

Август аена кергәнче печән хәзерләү планын арттырып үтәделәр: 2050 тонна тупладылар. Бүген исә сенаж салу темпын арттырдылар. Шул ук вакытта ферма биналарын кышкылыкка әзерләү буенча да эш бара.


Читайте нас: