ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 август 2017, 11:13

Эш темплары арта

“Урак – 2017”: матбугат үзәге хәбәр итә

Районыбыз хуҗалыкларында урып-җыю эшләре башланды. Алтынсу төскә кергән арыш, бодай, арпа һәм борчак басуларында кыр кораблары – комбайннар хакимлек итә. Шул ук вакытта печән чабу, мал азыгы әзерләү эшләре дә бара.

Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 11 августка игеннәр 2926 гектар мәйданда урылган, 549 гектары суктырылган. Шуның 54е – арыш, арпа 495 гектарда җыеп алынган. Уртача уңыш 40,6 ц. чыга, тулай җыем 22284 ц. тәшкил итә. Урып-җыюны районда беренчеләрдән булып башлаган “Алга” хуҗалыгында һәр гектардан 29,9 ц., ә менә “Герой”, “Победа”, “Заря” хуҗалыкларында уртача 37-45 ц. уңыш алынды. “Базы” һәм Ленин исемендәге хуҗалыкларда, “Байбулат, “Юлдаш” җәмгыятьләрендә арпа һәм борчак культурасын тезмәләргә салалар. Бүген район кырларында 100 дән артык комбайн эшли. Шулай итеп, 2017 ел урагына старт бирелде. Игенчеләребезгә быел гаять зур күләмдә урып-җыю эшләрен башкарасы була.
Читайте нас: