ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 август 2017, 11:16

Иң күп сенаж — “Базы”да

“Базы” авыл хуҗалыгы кооперативында бүген тәүлегенә һәр сыердан 23 кг. сөт савыла, һәр көнне 422 ц. якын сөт (узган ел бу чорда 352 ц. булган) җитештерелә. Кагыйдә буларак, сату күрсәткечләре дә былтыргыдан күпкә артык, югары сыйфатлы продукция җитештереп сату да табыш китерә.

Гомумән, базылылар җәйге мөмкинлекләрне файдаланып калу өчен зур тырышлык салып эшли. Мал саны елдан-ел ишәйтелә, токымлы терлекләр заман таләпләренә җавап биргән биналарда асрала.

–Мондый фермаларда эшләү— зур бәхет, – диләр терлекчеләр һәм хәстәрлеккә фидакарьлек белән җавап бирәләр.

Мул сөт алу һәм ишле мал тәрбия-ләү өчен беренче чиратта мал азыгы базасының ныклы булуы шарт. Бу җәһәттән кооперативның мал азыгы хәзерләүчеләре вакыт белән исәпләшми эшли. Сусыл азык аеруча күп булачак. Сенаж салу эшендә бик күпләр катнашты. Чапкыч агрегатларны Финат Вәлиев, Әдис Муллаянов, Динаф Нурисламов, Рамил Хәмидуллин хезмәтлән-дерде, Илһам Галин, Артур Асамбаев, Салават Рахмангулов,Фәнзил Диләвиров, Илшат Басыйров, Радим Габбасов, Рәдиф Рамазанов “Полесье”ларны җитештерүчәнле файдаланды. Яшел массаны тыгызлауда механизаторларның иң уңганнары хезмәт салды.

Барысы да бердәй тырышкач, сенаж базлары тулды, курганнар өелде. Шулай итеп, сенаж хәзерләү планы 172 %ка җиткереп үтәлде: 25 мең урынына 43 мең тоннага якын сенаж тупланды.

Иген культуралары да, һәр елдагыча, күкрәп үсте. Бөртекле культураларның иң зур мәйданнары (14870 гектар) бу кооперативта. Урак темпы арта бара, әлегә гектар куәте 51 ц. тәшкил итә.


Читайте нас: