ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 август 2017, 11:06

Яңа төрдәге махсус терлек азыгы хәзерлиләр

Соңгы елларда “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында терлекчелеккә модернизация ясау өлкәсендә күп эшләр башкарыла.

Монда фермалар яңартып корыла, аларга заманча җиһазлар куела, терлекләрне ашату системасы тәртипкә салына. Технология процессын һәм хезмәтне оештыруда да яңа алымнар кулланыла. Болар-ның барысы да җитештерелгән про-дукциянең сыйфатына уңай йогынты ясый.

Хуҗалыкта 2775 баш терлек исәпләнә, шуларның 1090ы — савым сыерлары. Аларны исән-имин кышлату өчен 10107 тонна сенаж, 13541 тонна силос, 1796 тонна печән һәм витаминлы азык әзерләргә кирәк. Әлеге бурычның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлап, хуҗалык уңганнары бүгенге көндә мал азыгы туплауда, урып-җыюда зур тырышлык салалар, сенаж һәм печән хәзерләү планы арттырып үтәделәр. Биредә яңа төрдәге махсус терлек азыгы да хәзерлиләр. Фин ысулы белән хәзерләнгән азыкны туплау өчен хуҗалыкта тәүдә бихисап төзелеш эшләре башкарылган. Тайняш сөтчелек фермасында яңа ике баз булдырылып, анда сыйфатлы плиталар урнаштырылган. Бүгенге көндә ферма территориясендәге юлларга да плиталар җәю эше дәвам итә. Ашлыкны издереп салу процессы белән без дә әнә шушы Тайняш фермасында таныштык. Бу эшне алар урак башында ук, игеннәрнең дымлылыгы 38 % чагында башлаганнар. Комбайн бункерыннан ашлыкны машиналар махсус корылмалар урнаштырылган мәйданга ташыйлар. Биредә Финляндиянең “Murska” дискылы тегермәне урнаштырылган. Көчле механизм буларак аңа “Т-150” тракторын тоташтырып куйганнар. Ашлык агрегатка төялә, издерелә, насос-дозатордан килүче “Биосиб” консерванты белән эшкәртелә һәм магнитлардан корылган тозак ярдәмендә төрле катнашмалардан чистартыла. Барлык чүп-чар агрегатның аерым бүлегенә җыела. Барлыкка килгән азык массасы шунда ук базга салына һәм төеп тыгызлана бара. Быел шушы ысул белән 4005 тонна ашлыкны мал азыгы буларак хәзерләү планлаштырыла хуҗалыкта. Көн саен 1002 тонна хәзерләүләрен исәпкә алганда, бу эш озакка сузылмас биредә. Әлеге ысулның отышлы булачагы хакында безгә бригадир Фәдис Кәримов аңлатты.

–Быел малларны кышын ашату өчен ашлыкны издереп туплыйыз. Моның өчен уракка иртәрәк төштек. Издерелгән ашлык ясау өчен аның дымлылыгы 35% булырга тиеш, шуңа иң беренче чиратта басу читендә үскән, чүплерәк ашлыкны да файдаланабыз, – ди Фәдис Әмирҗан улы.

–Һава торышы җылы булгач, дымлылык кими бара бит?

–Бу очракта ашлыкны үзебез су сибеп дымландырабыз.

(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Читайте нас: