ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 август 2017, 10:42

Бөртеге дә әрәм булмасын, дип

“Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында ныклап уракка төшүләренә 3-4 көн генә әле. Башакларның тулышып, игеннәрнең өлгереп җитүен сагынып көтеп алган игенчеләр көне-сәгате килеп җитүгә үк кырларга ашыкты. Берьюлы берничә төбәктә комплекслы звенолар вакыт белән исәпләшмичә, игеннәрнең бөртеге дә коелып әрәм булмасын, дип тырышлык сала.

Рапат авылы янындагы “Нәли тавы” дип аталган 180 гектарны биләгән басуда “Орлан” сортлы арпа һәр гектардан уртача 48 ц. уңыш биреп куандыра. Биредә әле 5 “Акрос” һәм 1 “Торум” комбайннары ашлыкны турыга урып-суктыру белән мәшгуль. Төшеме яхшы булгач, бункерлар тиз тула, ә аларны өстәмә арбалар тагылган куәтле 3 “КамАЗ” автомашинасы тиз арада бушатып ала һәм Чакмагыштагы ашлык киптергечкә (элекке район элеваторы) ташып тора. Бөртеге суктырып алынган тезмәләрдәге коры саламны шунда ук “Беларусь” тракторларына тагылган җайланмаларда төргәкләргә урый баралар.

Без килгәндә бригадир Ибраһим Таһир улы Борханов, бригада агрономы Илфак Наил улы Шәмсетдинов һәм яңарак кына Башкортстан аграр университетын тәмамлап кайтып, хезмәт биографиясен башлап җибәргән авыл хуҗалыгы машиналарын хезмәтләндерү буенча инженер Илдус Ринат улы Исламов белән тезмәләрне карап-тикшереп йөриләр иде.

–Техника яхшы көйләнелгәч, югалтулар юк, – ди Илфак Наил улы. –Игеннең сыйфатына да тел тидерерлек түгел. Шулай да әзрәк киптерү таләп ителә, чөнки саклауга куясы була бит. Егетләр канәгать, шартларны тудырырга тырышып торабыз.

–Иртән чык кипкәнче үк басу станында һәр техникага ягулык салына, җитәрлек күләмдә май запасы һәм башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торабыз. Кирәк булса, ремонт бригадасы да янәшәдә генә: вак ремонт эшләрен тиз арада башкарырга мөмкин, – дип сүзгә кушылды бригадир Ибраһим Борханов та. –Әлегә аның кирәге чыкканы юк, шулай да һәрнәрсәгә әзер торабыз.

Басу читендә җитәрлек су запасы белән янгын сүндерү машинасы кизүдә тора – анысы ут-фәлән чыгып, техникага зыян килмәсен, басулар янып китмәсен өчен хәстәрлек билгесе.

Әнә матур итеп бер-бер артлы тезелеп заманча комбайннар да урап төштеләр. Бункерлары тулуын белдерүче сигнал утлары кабынуга ук алар янына автомашиналар ашыкты. Берьюлы 3 комбайннан гәрәбәдәй соры бөртекләрне бушатып алган “КамАЗ” автомашинасы водителе Илфак Авзалов белән әңгәмәләшеп алган арада тагылма арбасына дүртенче комбайн да тулы бункерын бушатып китте. Илфак Әхкәметдин улы хуҗалыкта 1984 елдан эшли. Төрле маркалы автомашиналарда эшләгән, монысына утырганына да күп түгел икән әле. Шушы 2-3 көн эчендә 3-4 мең тонна иген ташырга да өлгергән инде. Тынгысыз водитель тик торамы соң – әле дә, таудай бөртекләр өелгән автомобиленә сикереп менеп утырды да район үзәгенә таба ашыкты. Хезмәттәшләре Руслан Мөхәммәтгәрәев, Илнур Хәбибуллин белән шулай бер-берсен уздырып, тырышлык белән эшлиләр.

Бункердагы ашлыкны бушаткан арада комбайнчылар белән дә танышырга өлгердек. Иске Почкак егете Роберт Гатауллин “Торум – 750” комбайнында быел икенче сезонын башлап җибәргән.

(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Читайте нас: