ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 август 2017, 11:07

Һәр гектардан – 37,3 центнер!

Күрсәткечләр, 21 августка

Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренүенчә, районда урып-җыю темпы арта бара. Бүгенге көнгә район буенча барлыгы 12927 гектардагы бөр-текле һәм кузаклы культуралар тезмәләргә салынган, 9051 гектары суктырылган, бу планга карата 20,68 процент тәшкил итә. Шул җирләрдән 337887 центнер ашлык җыелган. Гектар куәте 37,3 центнер тәшкил итә. Иң югары уңыш (48,5ц) әлегә “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативында. “Базы”, “Заря” хуҗалыкларында, җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятендә дә 45-42 центнерга җитә. “Заря”да урак темпы (40,8 процент) югары.


Читайте нас: