ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 август 2017, 10:22

Басуларда хезмәт шавы

Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы әгъзалары елны уңышлы тәмамлау өчен зур көч сала.

Терлекчеләр җәйге мөмкинлекләрне файдаланып калырга, мөмкин кадәр азрак чыгымнар белән продукциясе күбрәк җитештерергә тырыша. Ел башыннан (күрсәткечләр 25 августка) барлыгы 25144 ц. сөт җитештерделәр. Бу былтыргыга караганда 545 ц. артыграк. Әлеге чорда һәр көнне 110 ц. сөт җитеш-терәләр, сату күләме дә артыграк. Хуҗалык ел әйләнәсенә югары сыйфатлы сөт сатып файда күрә.

Терлекләрне кышлату сезонына әзерлекле керәләр. Терлекчеләрнең ел дәвамында уңышлы эшчәнлеге тәүге чиратта мал азыгы хәзерләүчеләрнең тырышлыгына бәйле. Уңганнардан торган звено сенаж базларын тутырып куйды инде, план 130,2%ка үтәлде. “Полесье” комбайннары белән Рафаэль Рәшитов, Ренат Хамматов, Фиргать Кадраев идарә итте. Яшел массаны Хәдит Ваһапов, Дилшат Мөхәммәтов, Азат Әхмәтҗанов, Алмаз Кәбиров, Данис Гарипов тышып торды. Хезмәт темпын төшермәс, вакытны кулдан ычкындырмас өчен Ришат Сафуанов белән Марат Хәйдәров бортларны ачып-ябып торды. Мал азыгының сыйфаты технологияне төгәл үтәүгә бәйле. Нәгыйм Нәфыйков – “К-744”, Виктор Токунов “ДТ-75” тракторында базга салынганны яхшылап тыгызлады. Үләннәрне тезмәгә салуда Ильяс һәм Ирек Ваһаповлар бик тырышып эшләде. Печән төргәкләүдә Риф Дәүләтшин, Рәфис Дәүләтшин, Фердинант Вәлиуллин эшләде. Илдус Баев белән Азамат Бакиров ташучылар Айвар Сәетгәрәев, Владислав Шәриповның автомаши-наларына төргәкләрне төяп торды.

Бүген иген басуларында эш кайный. Бөртеклеләр урагын комбайнчылар Камил Фәйрузов, Рифат Дәүләтшин, Ирек Ваһапов, Ильяс Ваһапов, Владислав Шәрипов башлады. Басулардан ашлык ташуда Алик Мусин, Данис Гарипов, Алмаз Кәбиров кемузардан эшли. Эш барышында техника “көйсезләнергә” дә мөмкин. Вак ватылуларны эретеп ябыштыру агрегатын хезмәтләндерүче Артур Ханов, Виталий Тит, токарь Зөбәир Синәгатуллин тиз арада көйләп куярга әзер тора. Техника ягулык белән басуда тәэмин ителә. Механизаторлар заправщик Заһир Халиковның хезмәтеннән кәнагать. Янгын хәвефе булмасын өчен Илнур Рәҗәпов махсус машина белән кизү тора.

Басудагылар кайнар аш белән тукландырыла. Басу эшчәннәре Лилия Миндиярова, Гөлсинә Миң-неханова, Рузалия Солтанова әзер-ләгән ризыклардан һәрчак кәнәгать кала.


Читайте нас: