ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 август 2017, 10:33

Басудагы җыр-моңнар хезмәткә рухландыра

Юмаш авыл Советына караган авыллар басуларында урып-җыю эшләре тулы куәтендә бара. Игенчеләр бөртеклеләр уңышын мөмкин кадәр тиз арада һәм югалтуларсыз җыеп алу өчен бар көчен сала.

Урып-җыю чорында мәдәният хезмәткәрләре авыл биләмәсе хакимияте хезмәткәрләре белән берлектә басуларга даими барып, игенчеләргә күтәренке кәеф һәм җыр-моңнар бүләк итеп, берникадәр мәдәни ял иттереп кайталар. Күптән түгел Юмаш авыл Советы-ның “Колос” агитригадасы “Базы” хуҗалыгы эшчәннәре алдында чыгыш ясады. Дәртле җыр-моңнары белән агибригада әгъзалары басу эшчәннәрен эшкә рухландырды. Якташ артистларның һәр чыгышы көчле алкышлар белән кабул ител-

де. Китапханәче А.Сайдякова механизаторларны яңа матбугат басмалары белән таныштырды. Чыгышлар ахырында игенчеләр үзешчән артистларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм тагын да килүләрен сорадылар.

Әлеге вакытта район буенча һәр гектардан җыеп алынган уңыш уртача 38 центнер тәшкил итә. Базылыларда исә гектар куәте чын-чынлап сокланырлык: монда 49,2 центнер ашлык җыеп алалар. Әлеге вакытка 4543 гектардан суктырып алынган бөртеклеләрнең уңышы барлыгы 22362 тонна тәшкил иткән. Монда барлык чәчелгән мәйданнарның 31% урып-җыю эшләре тәмамланган да инде.
Читайте нас: