ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
31 август 2017, 10:36

Һәр бөртеге бураларга кайтсын өчен

Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренүенчә, 30 августка 43760 гектар мәйданда урнаштырылган бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның 20029 гектары тезмәләргә салынган, 19035 гектарыннан суктырып алынган уңыш 72376 тонна тәшкил итә.

Һәр гектар мәйдан уртача 38әр ц. төшем белән сөендерә. 29 августта берничә сәгать буена яңгыр явып торса да, басулар җилләү белән үк игенчеләр кемузардан уракны дәвам итте. Бүген иң күп эшләр “Базы” кооперативында башкарыла: биредәге 10220 гектар мәйданның 3500ендә тулышкан башаклы игеннәр тезмәләргә салынып, 3450сеннән җыеп алынган тулаем ашлык 170156 ц. тәшкил итә. Һәр гектарга исәпләгәндә, уртача 49,3әр ц. килеп чыга. Хуҗалык басуларында бүген 45 данә заманча комбайннар ашлык суктыру белән мәшгуль, зур йөк сыйдырышлы автомашиналары да, аларның тик торуына юл куймыйча, суктырылып алынган игеннең бөртеген дә югалтмыйча ашлык киптерү-җилләтү урыннарына ташып өлгертеп тора. Базылыларның булдыклылыгына, өлгерлегенә сокланып бетәрлек түгел. Табигать шартлары көйле торганда аларның уракны тиз арада югалтуларсыз җыеп алып өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар.

“Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында бөртекле-кузаклылар 1350 гектарда урнаштырылган. Эшне шулай ук нәтиҗәле оештыру нәтиҗәсендә әлеге көнгә биредә 769 гектарда иген-нәр тезмәләргә салынган, 748 еннән суктырып алынган ашлык күләме 38683 ц. тәшкил итә. Табигать шартларының юмартлыгы, барлык технологияләрнең төгәл үтәлеше аркасында гектар куәте биредә әлегә районда иң югарысы – уртача 53,1 ц. “Заря” (47,0), “Победа” (43,1), “Байбулат” (42,7), “Алга” (38,7 ц.) кебек хуҗалыклар уңганнары да уртача район күрсәткеченнән югарырак уңыш белән куандыра.

Җыеп алынган ашлык күләменең зур күпчелеген арпа тәэмин итә – барлыгы 45,89 мең тонна. Борчак 3461 тонна, солы 2444 т., карабодай 506 т., язгы бодайның әлегә җыеп алынган күләме 1491 т. тәшкил итә. Уҗым культураларының гомум күләме дә ярыйсы – 18484 т. җыеп алынды. Бездәге табигать шартларында аны үстерүнең отышлы якларын исәпкә алып, алдагы елда уҗым культуралары чәчүлекләрен шак-тый арттыра төшү турында да уйлана район аграрийлары. Моның теләсә нинди һава торышында да тотрыклы уңыш күрсәткечләрендә уңай чагылыш табагына шик юк. Ашлыкны кышка саклауга урнаштыру белән беррәттән, басулардан саламны төргәкләргә урап фермалар янына, юл читләренә якынрак саклауга өеп урнаштыру, җирләрне туңга сөрү дә бара. Шактый мәйданнарда уҗым культуралары чәчү башкарыла.
Читайте нас: