ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 сентябрь 2017, 10:45

Республика Башлыгының эш сәфәре

Узган якшәмбедә районыбызга эш сәфәре барышында Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Зәки улы Хәмитов “Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы басуларында булып, урып-җыю барышы белән танышты.

Әлеге хуҗалыкта сөренте җирләр 24,8 мең гектар мәйданны тәшкил итә. Чәчүлек әйләнешендә бөртекле культуралар 14,9 мең гектарны били, көнбагыш 2 мең, шикәр чөгендере 1 мең, мал азыгы культуралары 5,4 мең гектарга урнаш-тырылган.

Кооператив рәисе, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Вадим Васильевич Соколовның белдерүен-чә, әлеге көнгә 6,4 мең гектарда бөртеклеләр җыеп алынган (гомум мәйданның 43 проценты), 32,7 мең тонна яхшы сыйфатлы иген келәтләргә кайтарылырга өлгергән. Елдагыча, бөртеклеләр уңышы биредә бик югарысы – гектарыннан уртача 51,1 центнер тәшкил итә, шул исәптән уҗым арышы бер гектардан 44,8 әр, уҗым арпасы – 49 ар, уҗым бодае – 56 шар, язгы арпа – 51,2 шәр, солы — 62,3 әр, борчак – 33,6шар центнер төшем биреп куандыра.

Вадим Васильевич әлеге басуларда урнаштырылган уҗым бодаеның “Скипетр” сортын игүгә ике ел элек тотынулары, быел аның уңышы хәтта гектарыннан 75-80шәр центнерга җитүе турында да белдерде.

–Минем артымдагы басуда гектар куәте уртача 80 центнер тәшкил итә, – дип белдерде Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Зәки улы Хәмитов шунда ук журналистлар белән әңгәмәләшү барышында. –Әлбәттә, бу – рекордлы саннар. Куанып бетә алмаслык. Күргәннәрне сөйләп бетерергә сүзләр табу да авыр, дисәң дә була. Икенче яклап, менә бу – һәммәсе дә ирешергә тиешле потенциал. Аңлашыла, һәр гектардан 80 ц. – рекордлы уңыш. Республика тоташ алганда без бүген җыеп алганга караганда ашлыкны күбрәк үстерергә тиеш. Ә биредәге яхшы уңыш нигезендә бөтен технологияләрне – орлык сайлаудан башлап һәртөрле технологик, химик эшкәртүләргә кадәр – төгәл үтәү ята. Шул чакта гына менә мондый уңышка йөз тотарга була.

Кооператив көзге культураларны чәчүгә дә ныклап тотынган, 4,2 мең гектарга алар әйбәтләп урнаш-тырылган да инде.

–Без уҗым культуралары чәчүлек-ләрен арттыруны таләп итәчәкбез: арыш, бодай, тритикале күбрәк чәчелүен контрольдә тотачакбыз. Бу җәһәттән республикадагы потенциал тулысынча файдаланыла, дип әйтә алмыйбыз әле, – дип ассызыклады Рөстәм Зәки улы. –Төрле хуҗалыклар бар. Ачыктан-ачык каршы торучылар да юк түгел, гади итеп кенә әйткәндә, бу эшли белмәү һәм эшләргә теләмәү белән бәйле. Нәтиҗәдә һәр елны андый хуҗалыклар гектарыннан иң күбе 15-20 ц. иген җыю белән хушланалар. Бу яклап без таләпчәнлекне арттырачакбыз һәм барысыннан да яңача эшләүне таләп итәчәкбез. Ә бездә, ныклап тырышлык салганда, югары уңыш алырга шартлар җитәрлек.

“Базы” кооперативында игеннәрне саклау өчен 25 мең тонна ашлык сыйдырышлы кабул итү пункты, бригадаларда 75 мең тоннага исәп-ләнгән ашлык саклагыч складлар, 15 мең тонналык яхшы сыйфатлы силос саклагычлар бар. Соңгы өч елда гына биредә сәгатенә 150 тонна җитештерүчәнлеккә ия өч ашлык киптергеч төзелеп сафка кертелгән. Быел хуҗалык мал азыгы хәзерләү планын да икеләтә арттырып үтәгән – кышкылыкка ике елга җитәрлек сыйфатлы, туклыклы мал азыгы запаслары бар.

Республика Башлыгы бүген Башкортстанда 2,3 миллион тонна ашлык җыеп алынды, дип белдерде. Күпчелек хуҗалыклар бөртеклеләр урагын сентябрьдә, төньяк-көнчыгыш районнар – октябрь башларына тәмамлаячак.

–Быел келәтләргә 3,5 миллион тонна ашлык сала алырбыз, дип ышанам. Күрүегезчә, уңыш быел бик яхшы, – диде Рөстәм Хәмитов. –Республикада бүген уртача һәр гектардан 23әр ц. уңыш алына. Бу – чын саннар, каяндыр күпертеп бирелгән түгел. Бүген басуларыбызда үстерелгән уңышны күрсәтүче саннар. Аны тулысынча җыеп алырга кирәк, һәм без моңа ирешәчәкбез. Бу ел уңдырышлылык җәһәтендә бик уңай һәм яхшы, барыбызга да тырышып эшләргә генә кирәк.

(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Читайте нас: