Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре вакыт белән исәпләшмичә эшләргә күнеккән. Чөнки һәр ел фасылының — үз кануннары.
Бер генә эшне дә үз вакытында башкарырга өлгермәсәң дә, ул уңышта, продукциянең сыйфатын-да чагылыш таба. Моны хезмәт юлын авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган һәркем яхшы белә.
“Герой” хуҗалыгының бригадиры Фәдис Кәримов нәтиҗәле эшнең нигезендә бөртекләп баш-карылучы ныклы хезмәт булуын яхшы белә. Ул тумышы белән Тайняш авылыннан, мәктәптә укыганда ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Кече яшьтән үк иген кырларында өлкәннәргә булышырга тырышып йөрүләре эзсез калмый. Кайсы басуның нинди үзенчәлеккә ия булуын үзе кул арасына керә башлагач ук күңеленә сеңдерә. Гомерен авыл хуҗалыгына, җаваплы вазифаларга багышлаган әтисе Әмирҗан абзый улының да шул юлдан китәргә атлыгып торуын күреп сөенә. Уфа шәһәрендә һөнәри белем алгач та, Фәдис Кәримов туган авылында хезмәт юлын башлый. Ватан алдындагы изге бурычын Белоруссиядә ракета гаскәрләрендә үти һәм туган ягына кайтып, 1982 елда “Герой” хуҗалыгында механизатор булып эшли башлый. Егет тәҗрибәле комбайнчылар белән беррәттән, алар белән ярышып, яхшы күрсәткечләргә ирешә бара. Шулай итеп, җитәкчелекнең дә ышанычын аклый. Алны-ялны белми тырышып эшләве, техниканы карап, саклап тота белүе өчен хуҗалык җитәкчелеге аның эшен югары бәяли. Фәдис Әмирҗан улын баштарак машина-трактор паркына мөдир итеп тәгаенлиләр. Хезмәт юлын авыр, әмма мактаулы һәм игелекле хезмәткә багышлаган һөнәр остасы һәр төрле авыл хуҗалыгы техникасын биш бармагы кебек белә. Эшендә искиткеч пөхтәлеге, төгәллеге белән аерылып тора. Тырышлыгын күреп, колхоз идарәсе аңа бригадир вазыйфасын ышанып тапшыра. Фермада әтисенә ярдәм итеп, басуларда икмәк кадерен белеп үскән Фәдис Кәримов — бүген хуҗалыкта ихтирам яулаган хезмәт кешесе, тәҗрибәле белгеч. Ул инде дистә елдан артык II бригадага җитәкчелек итә. Авыл хуҗалыгын яхшы белүе, кимчелекләрне бетерү өчен җан атып йөрүе Фәдис Әмирҗан улының җитәкчеләр арасында да, авылдашлары арасында да абруен арттыра .
–Сайлаган һөнәремнән тайпылмадым, яратып эшләдем һәм эшлим. Безне, авыл малайларын, шәһәрнең рәхәтлекләренә ымсынмыйча, игенче хезмәтенә, җир эшенә өйрәтеп үстерделәр. Тирең тамган җирдә генә бәхетле була язмыш дип әйтә иде озак еллар хуҗалыкта ферма мөдире булып эшләгән әтием, – ди елмаеп Фәдис.
Әйе, халык телендә: “Эш сөйгән – бәхетен табар”, — дигән әйтем бар. Тәҗрибәле белгеч бәхетен туган җирендә тапкан, уңышларының башы да гаиләсендәдер. 32 ел элек гомерен сәламәтлек саклауга багышлаган тормыш юлдашы Әлфия белән гаилә корып, ул һәм кыз үстерделәр. Кыр эшләре вакытында гына түгел, ел дәвамында өйдән таң белән чыгып китеп, төнлә генә кайтуына гаиләсендә инде күнеккәннәр. Ә гаиләңдә җылы мохит, аңлашып яшәү, эштән борчылып-сагынып көтеп алучы, кайгыртучан кешең булмаса, уңышларга ирешеп булмыйдыр ул. Кәримовлар гаиләсендә йорт эшләрен башкаруда бүленеш юк: кем нәрсәгә өлгерә, шул эшли тора. Улы Вадимны, кызы Айгөлне дә мөстәкыйль тормышка әзерләп үстергәннәр. Икесе дә — юридик белемле белгечләр, тормышта үз урыннарын табып, җиң сызганып эшләп йөриләр, гаиләлеләр. Әтиләренең хезмәткә мөнәсәбәте, эшкә уңганлыгы балала-рына да үрнәк. Вадим татар халкының горурлыгы булып, милли көрәшне кечкенәдән үк үз итеп үсә. Әтисе дә — сабантуй батыры булып, иңнәренә тәкә салган оста көрәшче. Көндәшен интектерми, гадел итеп көрәшергә ярата ул. Бу инде чын ирләр генә булдыра ала торган гамәл.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)