ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 сентябрь 2017, 18:59

Көн үтсенгә йөрмиләр

“Заря” авыл хуҗалыгы кооперативы игенчеләре көзнең көйсезлекләрен җиңәргә омтылып, һәр аяз сәгатьне нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша. Иген игү — уңганнар, игелеклеләр эше.

Кооперативта көн үтсенгә йөрүче-ләр юк, фәкать үз эшенең осталары, хезмәтемнең нәтиҗәсе күренсен дип тырышучылар алар. “АКРОС” комбайннарына идарә итүчеләр Фазыл Хәйретдинов һәм Руслан Латыйпов 9 сентябрьгә инде 18-19 мең центнерга якын ашлык суктырып алдылар. Алар район буен-ча комбайнчылар ярышын әйдәп баралар. Руслан Дәүләтов белән Азамат Дәүләтов СК- “Нива” комбайннарын җитештерүчәнле файдалана. Игенне тезмәләргә салуда Илшат Бәйрәмов, Илфир Гарифуллин әйбәт эшләде. Район буенча алдынгылар сафындалар. Аннан алар кукуруз уруга керешәчәкләр.

Урып-суктырылганны өзлексез ташып торучы шоферларны шулай ук зур ихтирам белән телгә аласы килә. “КамАЗ” автомашинасы води-теле Фәндәр Исламов комбайн бункерыннан ындыр табагына 18350 центнер иген ташыды. Алмаз Йосыпов аннан бик азга калыша. Ирек Латыйпов һәм Филүс Газизҗанов та күбрәк эшләп калырга омтыла.

Флүз Вәкилов 400 гектарда кукуруз чәчте, эшкәртте, әлеге чорда“Челенджер” салам төргәкләү агрегатын көйле эшләтә, төргәкләр санын 1854 данәгә җиткерде инде. Азат Вәкилов, Флүс Камаев “ПРФ-185” агрегатында вакыт белән исәпләшми эшлиләр.

Механизаторлар өчен ярыш шарт-лары эшләнелгән. Тырышларның хезмәт хаклары да күпкә югары. Һәркем нәтиҗәсен күреп, сөенеп эшләгәч, кооперативның гомум күр-сәткечләренә уңай йогынты ясала. Урып-җыюның уңышлы тәмамлануына шик юк. Бүгенге көнгә 2100 гектарда үстерелгән бөртекле культураларның 84 проценты урып-сугылды. Барлыгы 66497 центнер ашлык җыелды. Әлегә гектар куәте 37,7 центнер тәшкил итә.
Читайте нас: