ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 сентябрь 2017, 11:09

Табигать шартлары көйле торганда

Көзнең беренче ае тәүге көннәрдән үк көйсезлеген күрсәтеп алды: һава температурасы 10 градус җылылыктан да түбәнәю өстенә, рәттән берничә көн койма яңгыр явып торды.

Башаклары тулышкан иген басуларына керә алмыйча торган ме-ханизаторлар һәм белгечләрнең төшенке кәефен күтәреп җибәреп, “әбиләр чуагы”дип исемләнгән мизгел башлануга барлык хуҗа-лыкларда да бөтен урак техникасы дәррәү эшкә тотынды.

Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән 18 сентябрьгә карата алынган мәгълүматлардан күренүенчә, крәстиян-фермер хуҗалыкларын да кертеп, әлеге мәлдә басуларда барлыгы 105 бөртек суктыру комбайны эшли, шуларның 42се – “Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативыныкы. “Алга” (8), “Герой”, “Байбулат”, “Волга”, “Юлдаш” (5әр), Ленин исемендәге һәм “Заря” (4әр) хуҗалыкларында да куәтле комбайннар ярдәмендә уракны мөмкин кадәр тизрәк башкарырга тырышалар. “Герой” (92,7 процент), “Заря” (87,8), “Победа” (79,2) хуҗалыкларында урак тәмамланып та килә инде. Дүшәмбе иртәсенә район буенча 29789 гектарда игеннәр тезмәгә салынып, шуларның 29564еннән барлыгы 112851 мең тонна ашлык җыеп алынган. Бу көнгә “Базы” да барлыгы 432706, “Заря”- да 75893, “Алга”да 75447, “Герой”- да 95867, “Победа” да 60840, “Байбулат” та 74742 центнер уңыш җыеп алынган. Гектар куәте район буенча республикада иң югарысы саклана – 38,2 шәр центнер. ”Базы”-да бу күрсәткеч 52, “Герой”да 51,7, “Байбулат”та 41,9, “Победа” да 40,4, “Заря”да 41,2, “Алга” да 37,6 шар центнер тәшкил итә. Барлык хуҗалыкларда да диярлек арпа урагы төгәлләнгән инде, әлеге мәлдә бодай, карабодай, солы җыйнала. Алары да яхшы төшем белән сөендерә.

Табигать шартларының көйсезлеген исәпкә алып, игене суктырылган басулардан саламны төргәкләргә урап, фермалар янына, шулай ук юлга якын урыннарга өюне дә берьюлы башкарырга тырышалар. Уҗым культураларының чәчелгән өлеше куе шытымнар белән сөендерә, быел аның мәйданнарын тагын да артырырга омтылалар. Кыскасы, басуларда дәррәү эш кайный.

Ындыр табакларында да кайтарылган игенне тиешле кондициягә җиткереп киптереп, җилгәреп, келәтләргә урнаштыру дәвам итә. Яхшы сыйфатлы Чакмагыш игенен төрле төбәкләрдән теләп сатып алалар.

Табигать шартлары комачаулык тудырмаса, уракны мөмкин кадәр тизрәк тәмамларга омтыла авыл уңганнары. Аларга эшләрендә уңышлар телибез.
Читайте нас: