ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 сентябрь 2017, 10:32

Ындыр табагында эш кайный

«Урак-2017»: матбугат үзәге хәбәр итә

Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында урак тәмамлануга таба бара. Бүген биредә язгы бодай уңышын җыю белән мәшгульләр. Ленин авылының Ягерь өлеше янындагы басудан тук бөртекләр Яңа Балтачтагы ындыр табагына кайтарыла.

–Бодай яхшы булса да, дымлылыгы югарырак. Шунлыктан берничә мәртәбә җилгәреп, яхшылап киптереп келәтләргә урнаштырырга туры килә, – ди келәт мөдире һәм биредәге “ЗиЛ” йөк ташу автомобиле водителе эшләрен берләштереп алып баручы Рәсим Китапов.

Әйе, мәшәкатьлерәк булса да, уңышны тиешенчә саклау хакына барысын да эшли биредәгеләр. Тәүдә ындыр табагына кайтарып көшелгә өелгән бодайны “ЗМС –90-17” җилгәреп төяү агрегаты аша автомашинага төйиләр. Бу эштә тәҗрибәле хезмәткәр, хаклы ялда булуына карамастан, кызу урак мәлендә хуҗалыкка кулдан килгәнчә ярдәмләшүче Марат Хәйруллин кул астында 85 санлы һөнәрчелек лицееннан практикага килгән Илназ Солтанов һәм Айнур Сәхәпов мәшгуль. Әйтергә кирәк, әлеге агрегат үзйөрешле, көшелгә терәлеп күченә тора һәм, иген бөртекләрен югалтуларга юл куймыйча, тиз арада машинага төяп тә җибәрә. Артабан ашлык Ришат Сафуанов хезмәтләндергән “ЗАВ –20” агрегаты бункерына салына. Әйбәтләп җилгәрелгән, кибәктән аерылган тук бөртекләрнең биредә үк корылган Белоруссиядә җитештерелгән киптергеч агрегат аша үтәсе кала. Аны исә Марат Хәйдәров хезмәтләндерә. Дымлы бөртекләр укмашып тыгылмасын өчен ул иләү агрегатыннан бер генә минутка да аерылмый, шунлыктан фоторәсемгә төшәргә чакыруыбыздан да ипле генә баш тартты. Машина “ЗАВ” агрегатына барып килгән арада без егетләрне бер генә минутка туктатып, рәсемгә төшерергә өлгердек. Алар яңадан эш коралларына ябыштылар һәм гәрәбәдәй алтын иген бөртекләре ташкыны тагын автомашина кузовына агылды.

Егетләрнең һәр минутны кулдан ычкындырмаска омтылуы табигый: мондый аяз көннәр хәзер бик сирәк һәм яңгырлар явып, игеннәрнең тагын да чылануына юл куярга ярамый. Киптерелгән, тиешле кондициягә җиткерелгән ашлык келәтләрдә урын ала бара. Биредә һәркайсы үз тәртибе белән урнаштырыла: халыкка сатып биреләсе аерым өелә, фуражга дигәне икенче урынга юнәлтелә, дәүләткә сатачагы өченче махсус башка урында төяк таба.

–Бердәм, аңлашып эшлибез, егетләргә афәрин, – ди келәт мөдире. –Тиешле шартлар тудырылгач, хезмәтеңә вакытында түләнгәч, эшлисе килеп кенә тора. Бурычыбызны лаеклы үтәрбез, дип ышандырасы килә.

Әйе, яхшылап оештырылган урын-да һәммә эш ырап бара. Ленинлыларның да алларына куелганны, һичшиксез, үтәп чыгарына ныклы ышанабыз.



Читайте нас: