ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 сентябрь 2017, 10:40

Көзге көн – еллык байлык

Һава торышы еш кына “елап” торса да, басу-кырлардан бөртеклеләрне җыеп алу – бүгенге көндә төп бурыч булып тора. “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы игенчеләре алдына да шундый ук максат куелды.

Без хуҗалыкка килгәндә, урып-җыю комплексы II бригаданың карабодай басуында эшли иде. Комбайннар гөрелтесе ерактан ук ишетелеп тора. Каргалы авылы янындагы юл буеннан тирә-як уч төбендәге кебек ап-ачык күренә. Бер якта түбәнгә таба туган авылым урнашкан булса, икенче якта алтын-кызыл иген кыры җәелгән. Ә бераз өстәрәк, тау башындарак төрле төсләр сырып алган көзге урман күзләрне иркәли. Әмма штурвал артындагыларның матурлыкка хозурланырга вакытлары юк, алар өчен һәр минут исәптә, хәтта ашлык тулы бункерларын йөк машиналарына бушаткач та алар тизрәк эшне дәвам итәргә ашыктылар.

–Безнең комбайнчыларыбыз чын урак батырлары, – дип горурланып сөйли “Победа” хуҗалык рәисе Рәсүл Фәйрузов. – Алар җәй буе югары эш темпын саклап, бар көчләрен куеп, намуслы эшләделәр.

Ашлык суктыру буенча соңгы күрсәткечләр белән танышкач, бү-генге көндә хуҗалыкта гына түгел, ә район буенча да иң югары күрсәткеч Ирек Бохаровның – 30100 центнер икәнен күрдек. Мәкки Камалетдинов исә аңардан беразга гына калыша (1740 центнер). Бу ике механизатор “Аргос” комбайннарына идарә итә. Финат Гыйләҗев “Полесье” комбайны бункерыннан 13340 центнердан артык ашлык озаткан. Хуҗалыкта бөртеклеләр чәчелгән мәйдан – 1900 гектардан артык. Урак башыннан үк шушы өч берәмлек техника уҗым культураларын, бодай, борчак, арпа уңышын җыеп алып бетереп, ындыр табагына озатты. Бүген исә алар карабодай басуында ярыша-ярыша эшлиләр. Йөк машиналары белән Рәүф Фатыйхов, Шамил Галиев ашлыкны ындыр табагына өзлексез ташуны тәэмин итәләр. Уңыш та начар түгел – гектарыннан уртача 23,1 ц, ә уңдырышлырак участокларда бер әйләнештән 25әр ц. алганнар. Урак чорында ындыр табагында да эш кырдагы кебек үк тыгыз. Хуҗалыкның II бригада ындыр табагында да шундый ук күренеш. Тәслимә Нурмөхәммәтова җитәкчелегендәге бердәм коллектив биредәге һәр эшне белеп һәм оста башкара. Ындыр табагындагы ашлык чистарту, киптерү агрегатларының эшен ЗАВ машинистлары Гыйният Гыйльванов һәм Рөстәм Кәримов алып бара. Алар үзләре водительләр дә. Ярдәмчеләре Айгөл Латыйпова һәм Әдилә Рузибаевага да эш җитәрлек. Чөнки уракның кызу чагында ашлык төялгән зур йөк автомашиналары бер –бер артлы килеп тора. Алар артынан асфальт мәйданнарда иген “таулары” хасил була.

–Амбарда дүрт кенә кеше эшләсә дә, барына да өлгерәләр. Һәркем басудан кайтарылган ашлыкны үз вакытында эшкәртү һәм орлыкка салу өчен хезмәт куялар. Бүгенге көнгә җитәрлек күләмдә ашлыкның орлыкка дигәнен чистартып, җилгәреп, кип-тереп әзерләп тә куйдык – дип сөйли ындыр табагы мөдире Тәслимә Назыйф кызы.

Менә шулай барысы да уртак эш башкара. Техника яңа булмаса да, аны вакытында карап, төзәтеп торгач, туктап торулар юк диярлек. Басуда кайсы комбайнчының һәм шоферның күпме эшләгәнлегенә Тәслимә Назыйф кызы төгәл хисап алып бара, күп тонналы үлчәүгечтә дә үзе хезмәт куя. Әнә шулай, кырдагыларның да, амбардагыларның да кәефләре яхшы бүген. “Яңгыр явып кына эшне бозмасын. Ә без көнне төнгә ялгап эшләрбез, – диләр алар.

Көз мизгеленең сентябрь ае – җитештерү эшләрендә иң катлаулы чордыр ул. “Победа” хуҗалыгында да бөртеклеләрне җыюны тәмамлау, бер үк вакытта шикәр чөгендерен алу, мал азыгы хәзерләү, көзге культуралар чәчү, җирләрне туңга сөрү эшләре әле дәвам итә. Кооператив уңганнары җәйге көн генә түгел, көзнең дә ел туендыруын аңлап, яхшы нәтиҗәләргә ирешеп эшлиләр.
Читайте нас: