ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 сентябрь 2017, 10:35

Шикәр чөгендерен дә алалар

Һәр хуҗалыкның һәм коллективның үз уңганнары була. “Үзәк” машина-технологик станциясендә дә хезмәтсөярләр күп.

Бөртекле культураларны тезмәләргә салуда “МагДон М105” комбайнына идарә итүче Айрат Гутупов — район буенча ярышны әйдәп ба-ручыларның берсе. Ул 21 августка инде 2268 гектарда эш башкарды. Бүген ул шикәр чөгендере ала. Шундый ук техникада эшләүче Ришат Әхмәтҗанов та район алдынгылары исәбендә. Айдар Хәбибул-линның да эшләре әйбәт бара.

Ашлык суктыруда Марат Фәтыйхов, Расих Әрдисламов, Салават Хәкимов әйбәт күрсәткечләргә ирешә. Комбайннан ашлык ташуда Ва-дим Сәлимов, Фәндүс Хәмидуллин, Рөстәм Латыйпов тырышлыгы белән аерылып тора.

Игене урып җыелган басуларның саламын җыеп төргәкләүдә Илгизәр Фәезов, Илдар Сафиуллин, Алмаз Гыйлемханов, өюдә Марат Таһиров, агалы-энеле Ринат һәм Рәлиф Әр-дисламовлар уңганлык күрсәтә. Туңга сөрүче Руслан Гыйлемханов, Ирек Сәетов район алдынгылары сафында, Фидус Сәлимгәрәвның да хезмәте хөрмәтләүгә лаек. Уҗым культуралары чәчүдә Фирзат Даутов белән Ринат Сабитов тырышып эшли.

Быел МТС егетләре 1070 гектарда шикәр чөгендере үстерде. “Знамя” бүлекчәсендә татлы тамырны казып ала башладылар. Биредә ул 400 гектарны били, 25 сентябрьгә шуның 190 гектарындагысы казып алынган. Бу мөһим эшне Ринат Әхмәтҗанов, Айрат Гутупов (“Холмер”), Данил Сәхәбин, Илдус Макулов, Рәфыйк Сәлимов (“Агрифак”) башкара.
Читайте нас: